Хөрмәтле Рафаэл хаҗи! Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте исеменнән Сезне чын күңелдән туган көнегез белән котлыйм! Сезгә һәм якыннарыгызга шушы якты һәм шатлыклы көндә нык сәламәтлек һәм иминлек телим.
Халкыбызга күрсәткән тугрылыгыгыз, эшегезгә карата бирелгәнлек, күңел җылылыгы, тормыш тәҗрибәсе, сүзләрдә һәм гамәлләрдә тигезлек Сезгә өлкәбезнең татар-мөселманнарыбыз тарафыннан ихтирам-хөрмәт китерде.
Сезгә алга таба да динебезгә, милләтебезгә хезмәт юлында булып олы казанышларга ирешүен теләп калам.
Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзәршәте
Рәисе, мөфти Зиннәт хәзрәт Садыков