Суббота 27 апреля 2024 г.
Фаджр
01:32
Восход
04:58
Зухр
12:39
Аср
17:43
Магриб
20:14
Иша
22:43
Вконтакте Одноклассники Youtube

Төмән өлкәсе Диния Нәзәрәте рәисе, Мөфти Зиннәт хәзрәт Сәдыковның Җиңү көне белән котлавы

Төмән өлкәсе Диния Нәзәрәте рәисе, Мөфти Зиннәт хәзрәт Сәдыковның Җиңү көне белән котлавы
8 Мая 2018 года

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим

Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ!

Мөхтәрәм дин кардәшләр!

Кадерле ветераннар!

Бу бөек бәйрәм үзләрен корбан итеп дөньяны фашизмдан коткарган, каһарманча үз Ватанының бәйсезлеген саклап алган, ачлыкта, мәтди, көнкүреш шартларыннан мәхрүм булып, харап ителгән авыл-шәһәрләрне, халык хуҗалыгын торгызган, яңа шәһәрләрне салган, фән сферасына юл ачкан халкыбызның данлы буын белән бәйле.

9 май халык хәтерендә безнең милли горурлык, тылда һәм фронтта җиңү өчен көч куйганнарга гомерлеккә рәхмәт көне буларак калачак. Батырлык, ныклык, каһарманлык, әти-бабайларыбызның туган илебезгә карата булган мәхәббәт, сугышка киткән ирләрнең, әтиләрнең урынына тир түгеп эшләгән хатыннар һәм балалар киләчәк буыннарга үрнәк булып торалар.

Уртак эше булган Җиңүгә мөселманнар да үзләренең саллы өлеш керткәннәр. Шәех Зәйнулла Рәсүлевнең улы Габрахман Рәсүлев, Россиянең мөфтие буларак, 1942 елда түбәндәге эчтәлекле фәтвә чыгара: “Мөхтәрәм мөселман кардәшләр! Аллаһы Тәгаләнең ошбу мөкаддәс аятьләре, Рәсүллүла саллаһү галәй-вәссәламнең Хәдис Шәрифе илә гамәл кылып, кадерле Ватаныбызны, бөтен инсаният һәм исламият галәмен бу залимнарның залимыннан коткарырга сугыш мәйданында тырышыгыз. Сугыш артында куркаклык күрсәтми, ирләр һәм хатыннар сөбәт илә, бөтен көчегез илә сугыш өчен кирәкле булган әсбапларны хәзерләүгә вә башка дөньяви эшләрне эшләргә тырышыгыз. Фашист герман һәм иярчәннәренә каршы бу мөкаддәс көрәштә үзебезнең хак юлда икәнлегебезне исбат кылып, Ватаныбызга сәдакатебезне бөтен җиһан алдында эш илә күрсәтегез. Мәсҗедләрдә, җәмигъләрдә, гыйбадәт йортларында Кызыл Гаскәрнең дошманга галәб булуы хакында Аллаһы Тәгаләгә дога кылыгыз. Әгәр дошман җиңеп галәб булса, Ватаныбызга зур һәлакәт булып, галәм мәдәниятен, бөтен мөселманнарның диннәре, милләтләре, телләре, гореф-гадәтләре тәмам бөтен юкка чыгачагын һич хәтердән чыгармагыз. Без, Советлар Союзындагы Ислам галимнәре, дин һадимнәре, мөкаддәс Ватаныбызны, Ислам галәмен саклау юлында залим герман фашистларга һәм иярчәннәренә каршы иттифак кылып көрәшкә, бөтен мөселманнарны дәгъват кылабыз. Дошманнарга тиз вакытта мәгълүб булып, аларның залим җәфалардан котылулары хакында, рәхим-рәхман Аллаһы Тәгаләгә исхласлык илә дога кылыгыз. Кодрәтле вә көчле Аллаһы ярдәме, Рәсүллүла саллаһү галәй-вәссәламнең рухани химаясы илә, Иншалла, без галеб булачакбыз”.

Советлар Союзы мөфтиенең фәтвәсенә җавап биреп, бөтен ил мөселманнары Ватанны саклау нияте белән фронтка юнәлгән. Совет Союзы Маршалы Малиновский татар солдатлары турында шулай дип әйткән: “Мин карт солдат буларак, татар милләтеннән булган күп солдатларны һәм командирларны күргән идем. Мин һәрвакыт аларның сугышта күрсәтелгән какшамас үҗәтлегенә һәм корычтай нык ихтыярына соклана идем”.

Төмән өлкәсеннән күп милләттәшләребез канлы сугышта катнашкан, алар арасында Дан ордены кавалеры, Муллаш авылында туган, 1942 елда фронтка киткән, атаклы Хәбибулла Хәйрулла улы Якин.

...Бу олы бәйрәм көнне, без халкыбыз күрсәткән батырлык хөрмәтенә, гасырлар буена хәрби намус белән формалашып килгән үз гайрәтлелеге белән фашистлар юлына киртә куйган, фронтта үлеп калган ватандашларыбызның рухлары өчен дога кылырга тиешбез. Гомеребез хакына үз җаннарын корбан иткәннәрне онытмыйча яшәү – Ватанга карата мәхәббәтнең күрсәткече, ата-бабаларына хөрмәт күрсәтү булып тора.

Кадерле ветераннар! Сезне ихластан Җиңү көне белән котлыйм! Раббыбыз сезгә, туганнарыгызга, якыннарыгызга бәхет, сәламәтлек, үсеш бирсен! Аллаһы Тәгалә туган җиребездә тыныч, имин тормыш насыйп итсен, бәрәкәтен бирсен һәм бәлаләрдән, газаплардан сакласын. Амин!

Фотогалерея


Поделится публикацией
ВКонтакт Facebook Google Plus Одноклассники Twitter Livejournal Liveinternet Mail.Ru

Возврат к списку


Материалы по теме