Пятница 26 апреля 2024 г.
Фаджр
01:41
Восход
05:00
Зухр
12:39
Аср
17:42
Магриб
20:12
Иша
22:38
Вконтакте Одноклассники Youtube

Ильясова Сания Биктимер кызы (7 март 1931 – 1 сентябрь 2017)

Ильясова Сания Биктимер кызы (7 март 1931 – 1 сентябрь 2017)
5 Сентября 2017 года

Тархан (Большое Чечкино) авылының имамы Вәгиз Идрис улы Ильясовның әнисе Сания Биктимер кызы Ильясова 86 яшендә 2017 елның 1 сентябрендә вафат булды. Хөрмәтле Вәгиз Идрисович! Сезнен әниегез Сания Биктимер кызының вафаты белән бәйле кайгыгызны авыл халкы уртаклаша. Игътибарлы апа, кайгыртучан ана, тыл ветераны, гади хезмәт сөючән кеше – ул сугыш һәм сугыштан соңгы елларның михнәтләрен кичергән хатын-кызлар буыныннан иде. Безнең җәмгыять һәрвакыт шундый кешеләргә таянып торды. Ул хөрмәткә лаеклы 4 бала анасы иде (Рәис, Вәгиз, Нәсимә, Илдар). Тормыш иптәше Идрис Тимерали улы авырып бик иртә якты дөньядан китеп барды. Сания апа ялгыз канаты гаиләсен тәрбияләп балаларын берүзе үстерде. Бу фотога
Сания апаны мин үзем 2009 елнын 11 маенда Тарханда төшердем. Соңгы елларны ул Ярковода кызы Нәсимә карамагында рәхәтчелектә, муллыкта яшәде. Сания Биктимер кызын белгән
һәркемнең күңелендә, аның белән бәйле бары якты истәлекләр генә сакланачак. Туфрагы җиңел, урыны оҗмахта булсын. Аллаh Тәгалә туганнарына сабырлык бирсен.
Алишина Хәнисә Чәүдәт кызы

Фотогалерея


Поделится публикацией
ВКонтакт Facebook Google Plus Одноклассники Twitter Livejournal Liveinternet Mail.Ru

Возврат к списку