Воскресенье 28 апреля 2024 г.
Фаджр
01:22
Восход
04:55
Зухр
12:39
Аср
17:45
Магриб
20:16
Иша
22:47
Вконтакте Одноклассники Youtube
Построим мечеть вместе!

Календарь событий

Корбан йоласы һәм аның үзенчәлекләре

Корбан йоласы һәм аның үзенчәлекләре

Ислам календаре буенча Корбан бәйрәме (гарәпчә Гыйд әл-Әдха) Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә башлана. Быел бу бөек бәйрәм 28 июньгә туры килә. Ибраһим пәйгамбәрдән килгән гадәт буенча, бу бәйрәм көннәрендә мөселманнар корбан чалалар.

Корбан сүзенең мəгънəсе «якынаю, Аллаһка якынайта торган нəрсə» дип бирелə. Дини терминологиядə исə, ул «билгеле талəплəргə туры килгəн хайванны, гыйбадəт нияте белəн, ысулына туры китереп чалу» дип билгелəнə. Корбан бəйрəме көннəрендə (беренче өч көндə), бөтен шартын китереп, Аллаһ ризалыгы өчен чалынган малга «удхыййə» (корбанлык) дилəр.

Корбан һәм иганәчелек

Корбан – Аллаһка якынаю. Акыллы, хөр, мокыйм (сəфəрдə булмаган) һəм дини критерийлар буенча бай саналган мөэмин, Аллаһ ризалыгын алу нияте белəн корбан чалып һəм Ходайның Үзенə, һəм дə, матди хəллəре авыррак булу сəбəпле, корбан чала алмаганнарга ярдəм итеп, кешелəргə якыная. Бу йоланың асылында Хак Тəгалəгə якынаю һəм халык файдасына фидакарьлек кылу төшенчəсе ята. Корбан мөселман җəмгыятьлəрнең шигаре (символ) саналган гыйбадəтлəрнең берсе булу җəһəтеннəн, гомер-гомергə, миллəтебез яшəешендə дə əһəмиятле вакыйгаларның берсе булып килгəн.

Корбан, мөэмин-мөселман бəндəнең, кирəк икəн, бар нəрсəсен Аллаһ юлында фида кылырга əзер торуын күрсəтə. Илаһи диннəрнең ахыргысы булган Ислам, бер яктан, аерым-аерым һəр кешене рухи хикмəтлəргə һəм күркəм əхлакка ирештерүне күздə тотса, икенче яктан, җəмгыятьлəр өчен дə, берлəштерү һəм бөтенлəштерү көченə ия булган гамəллəр билгелəгəн. Ислам диненең ошбу өстен сыйфаты бигрəк тə зəкят, хаҗ һəм корбан кебек социаль юнəлешле малга бəйлəнгəн гыйбадəтлəрдə ачык күренə. Бу гыйбадəтлəр Ислам динен тоткан барлык җəмгыятьлəрдə, төп принципларын һəм асылын саклаган хəлдə, дəвам иткəн һəм буыннан-буынга күчə барган.

Шуңа күрә мохтаҗларга ярдəм кулын сузу мөселманның изге бурычы булганга, корбан итләрен фәкыйрләргә, укучы йортларына, интернатларга, ятимханәләргә тапшыру бигрәк тә изге гамәлләрдән булып санала.

Корбанлыклар кайчан чалына?

Корбанлык Корбан бəйрəменең беренче, икенче һəм өченче көннəрендə чалына. Шулай да, иң фазыйлəтлесе – беренче көнне чалу. Корбан чалу вакыты бəйрəм намазы кылынганнан соң башлана. Корбанны төнлə чалу – тəнзиһəн мəкруһ (хупланмый).

Корбанга тавык яки әтәч чалырга буламы?

Корбанга тавык, əтəч, каз, үрдəк кебек йорт кошларын чалу ярамый. Кыргый хайваннар да, шул исәптән пошый, болан кебекләре дә корбанлыктан саналмый. Хəтта боларның берəрсен корбанга чалырга дип нəзер əйткəн кеше өстенə бурыч та язылмый. Чөнки бу төр хайваннардан нəзер дә, башка төрле корбан да була алмый. Бу төр хайваннар корбан өчен түгел, ит өчен генә чалына.

Корбан чалу кемгә тиеш?

Корбан чалу – мөселман, акыллы, балигъ, дин критерийлары буенча бай саналырлык малга ия һəм мосафир (юлчы) булмаган мөселманга тиеш.

Асыл ихтыяҗларыннан һəм бурычларыннан кала 20 мыскал (85 грамм) алтын яки 200 дирһəм көмеш, я шул кыйммəттəге акча яки малга ия булган кеше дин күзлегеннəн бай санала. Андый кешегə Аллаһ нигъмəтлəренə шөкер һəм Аллаһ юлында фидакарьлек галəмəте буларак корбан чалу ваҗиб (тиеш).

Бу шартларга ия булган хатын-кыз яки үсмерлəр шəхсəн корбан чалырга тиеш булсалар да, ирлəре яки аталары болар исеменнəн – һибə юлы белəн (путем дарения) – корбан чалса, шул да җитə. Башка мəзһəблəр корбан чалуны сөннəт гамəл дип караганга, аерым бер байлык микъдары билгелəмəгəннəр. «Көч-хəле булып та, корбан чалмаган кеше безнең намазгяһыбызга (намаз кылу урыны) якын килмəсен» (Хəдис Шəриф).

Кемнәр суя?

Иң яхшысы – корбан чала белгән кешенең әлеге гамәлләрне үзе башкаруы. Әгәр дә үзе булдыра алмый икән, оста итеп суя белгән кешегә кушса була. Бүтәннәргә куша икән, карарга кирәк, суйган кеше мөселман булырга тиеш. Атеист корбанлыкны суйса, корбанлык хуҗасының ниятләре нинди изге булса да, хайванның ите хәрам була, ашалмас. Башка дин әһеленең суюы да хупланмый.

Хатын-кыз ялгызы булып, корбан чалырга теләсә, остарак мөселман кешесеннән суйдырырга кирәк. Инде яшәгән урынында хайванны суя белгән мөселман ир-атлар булмаса, берәр мөселман хатын-кыз сугымчылык хезмәтен белеп, хайванны корбан итеп чалса, корбаны дөрес була. Иман һәм игътикад кешенең җенесеннән мөһимрәк. Әмма бүгенге заманда интернет, социаль челтәрләр чоры. Хатын-кыз булсынмы, ир-ат булсынмы, әгәр дә алар мөселманнар яшәми торган илләрдә йөреп, шунда корбан гыйбадәтен башкару өчен уңайлы шартлар таба алмасалар, алар туган ягында яшәгән дус-ишләргәме, берәр мөселман илендәге хәйрия фондына мөрәҗәгать итеп, шунда акча күчереп, алардан корбанны суйдыра алалар. Бу очракта кешенең нияте дә, гамәле дә кабуллардан булачак.

Әгәр мөселман кешесе корбан чалганда Аллаһы исемен әйтергә кирәк икәнлекне белсә, әмма онытса, итне ашарга ярый; әмма махсус рәвештә әйтмәсә, бу итне ашау тыела.

Кешенең бурычлары булса корбан чалырга буламы?

Ислам динендә кеше хакын үтәү фарыз булып санала. Кешенең хакын үтәмәү исә – олы гөнаһ. Корбан чалырга ниятләнгән кешенең корбан бәйрәме көннәренә хәтле кайтарылып бетмәгән бурычлары булса, корбан чалу вәҗиб түгел. Динебезнең игътикадына күрә, кешенең малы, каны һәм намусы изге булып торалар. Бу өч әйбер ягыннан кешегә нинди булса да зыян салу – олы гөнаһ. Шуңа күрә, бурычлы кешегә беренче чиратта әҗәткә алган акчаны кайтару турында уйларга кирәк. Чөнки бурычлырны кайтармыйча мал белән бәйле булган гыйбадәтне башкарган кеше Ходайның ризалыгына ирешә алмас икән.

Җәмагать, белеп торыгыз, ел башында махсус корбан чалу өчен акча аерып куйсагыз да, әгәр дә берәр кешегә бурычыгыз булса, шул акчаны әҗәтне кайтару өчен кулланырга кирәк. Киләчәкне белеп булмый. Бик иманлы кешеләр шулай алдан акчаны хәстәрләп куялар. Ел дәвамында төрле хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Корбан чалырга ниятләнгән кеше авырып китеп, даруларга мохтаҗ булып китә ала, якыннар ярдәмеңә мохтаҗ булып китә алалар. Бу очракта корбанлыкка дип аерып куелган акчаны тотарга тыелмый. Ходай Тәгалә безгә дарулар эчмичә, дус-туганнарның хәлләренә карамыйча корбан чалыгыз дип кушмый. Алда әйтеп киткәнчә, бурычлары булмаган, акчасы җиткән кешегә генә корбан вәҗиб булып тора.

Алынган корбанга соңрак башкалар уртак ителә аламы?

Мөгезле эре терлекне бер кешедəн алып, җиде кешегə кадəр уртак булып корбанга чала алалар. Мондый хайванны җиде кешедəн җыелган уртак акчага сатып алып булган кебек, инде алынган яки кулда булган хайванга да, җидедəн артмау шарты белəн, башкаларны уртак итəргə мөмкин.

Сарыкны берничә кеше уртак чала аламы?

Сыер белəн дөягə җидегə кадəр кеше уртак була алса да, сарык белəн кəҗəне бер кеше исеменнəн генə чалына. Бу хайваннарда уртаклык рөхсəт ителми. Шунысы мөһим: уртакларның барысында да корбан чалу нияте булырга тиеш. Араларыннан берсе генə булса да, ит алу яки башка берəр ният белəн катнашса, барысының да корбаннары яраксызга чыга.

Хәрам акчага корбан чалу ярыймы?

Ислам дине яхшы эшлəрдə йөрүне һəм ризыкны хəлəл юл белән кәсеп итүне шарт итеп куя. Хәрам акчасына алынган хайван корбан итеп чалынмас. Чалынса да, аның хуҗасы әҗергә ирешмәс, чөнки хәрам эшләр, гамәлләр, маллар Аллаһтан ерагайтучы, шәйтанга якынайтучы әйберләр булып торалар.

Койрыгы булмаган сарыкларны корбанга чалырга буламы?

Туганда ук койрыксыз туган яки симез булсын өчен койрыклары киселгəн хайваннарны корбан итү тыелмаса да, берəр бəла-каза сəбəпле, кыйммəтен киметер дəрəҗəдə, койрыгының тулысы яки яртыдан күбрəге өзелгəн хайванны корбанга чалу рөхсəт ителми.

Юлчыга корбан чалу тиешме?

Юлчыга корбан чалу ваҗиб түгел. Əмма чала икəн, савабы бар. Сəфəр хəлендə корбан чалган кешелəр, бəйрəм көннəрендə ватаннарына əйлəнеп кайтсалар, аларга яңадан бер корбан чалырга кирəк түгел. Сəфəрдə чакта чалмаганнарга, бəйрəм көннəрендə ватаннарына кайтсалар, корбан чалырга кирəк булыр.

Корбан тиресен нишләтергә?

Корбан тиресен берəр фəкыйрьгə я булмаса хəйрия оешмасына тапшырырга кирəк. Пəйгамбəребез (صلى الله عليه و سلم) Вəдагъ (Хушлашу) хаҗында, Хəзрəте Галигə, корбанга чалынган дөялəр янында торырга һəм аларның тирелəре белəн сыртларындагы җəймəлəрен садака итеп бирергə боера. Шулай ук, бу нəрсəлəрне чалучыга түлəү (хезмəт хакы) итеп бирүдəн тыя (Əбү Давыт; Мəнасик, 20). Корбан тирелəрен акчага сату яки корбан чалучыга хезмəт хакы итеп бирү дөрес түгел.

Үлгәннәр рухына багышлап корбан чалу ярыймы?

Бу мәсьәләдә ике нокта бар. Беренчедән, әгәр дә үлгән кеше үлгәнгә хәтле васыять калдырса, һәм бу васыяттә туганнарына аның исеменнән күпмедер тапкыр корбан чалырга кушса, бу мәсьәләдә факыйһларның берниниди кампа-каршылык юк. Ягъни бу очракта үлгән кеше исеменнән, аның васыятенә нигезләнеп, корбаннарны чалырга кирәк. Ләкин, әгәр дә кеше үз үлеменә хәтле мондый васыять калдырмаган икән, бу очракта галимнәр арасында бу мәсьәлә буенча ихтиләф бара. Әмма ләкин галимнәрнең күбесе васыять калдырмаган мәрхүм исеменнән корбан чалу дөрес итеп күрәләр. Алар бу мәсьәләдә Гайшә анабызның, разыяллаһу ганһе, хәдисенә таяналар.

روى الإمام مسلم في "صحيحه" عَنْ عَائِشَةَ رضي الله عنها أَنَّ رَسُولَ اللهِ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ أُتِيَ بِكبش لِيُضَحِّيَ بِهِ، فأَضْجَعَهُ، ثُمَّ ذَبَحَهُ، ثُمَّ قَالَ: (بِاسْمِ اللهِ، اللهُمَّ تَقَبَّلْ مِنْ مُحَمَّدٍ، وَآلِ مُحَمَّدٍ، وَمِنْ أُمَّةِ مُحَمَّدٍ، ثُمَّ ضَحَّى بِهِ).

Аллаһның илчесе (صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ) корбан чалыр өчен бер сарыкны алып килеп, аны җиргә яткырып әйтте: “Аллаһ исеме белән. Әй Аллаһ, Мөхәммәдтән, Мөхәммәднең гаиләсеннән, Мөхәммәднең өммәтеннән кабул ит”. Бу сүзләр әйткәч, сарыкны бугазлады (Мөслим).

Бу хәдистә Пәйгамбәребез (صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ) үзе, гаиләсе, өммәте исеменнән корбан чала. Ул вакытта аның гаиләсе һәм өммәте әгъзалары арасында исән кешеләр булгандай кебек, бакыйлыкка да күчкән якыннар һәм иярченнәр булганнар. Аның нияте терелергә дә, мәрхүмнәргә дә тигән. Димәк мәрхүмнәр исеменнән дә корбан чалу дөрес була.

Шәригаттә корбаннан тыш мәрхүмнәр исеменнән башка төрле гыйбадәтләр дә башкарырга була. Мисал өчен, мәрхүмнең исән чагында тотылмый калган уразалар аның өчен балалары, туганнары тота алалар. Мәрхүм исән булганда хаҗга бармый калган булса, аның өчен хаҗ да кылырга була. Аның исеменнән сәдака бирсәң, әҗере аңа ирешә. Ураза тән һәм җан гыйбадәте, сәдака мал гыйбадәте, хаҗ җан, тән, мал гыйбадәте, корбан да шул исәпкә керә. Корбан сәдака белән бәйле. Бугазланган хайванның бер өлешен, яки тулысынча фәкырьләргә тараталар, бу да сәдака.

Шәех Әл-Кәсәни әйткән:

قال الكاساني رحمه الله: "وجه الاستحسان أن الموت لا يمنع التقرب عن الميت، بدليل أنه يجوز أن يتصدق عنه ويحج عنه، وقد صح أن رسول الله صلى الله عليه وسلم ضحى بكبشين أحدهما عن نفسه والآخر عمن لا يذبح من أمته، وإن كان منهم من قد مات قبل أن يذبح، فدل أن الميت يجوز أن يتقرب عنه" انتهى من "بدائع الصنائع" (5/ 72).

“Дөресрәк фикер – үлем мәет исеменнән корбан чалуга киртә булып тормый. Мәрхүм исеменнән сәдака бирү һәм хаҗ кылу мөмкин булган кебек, аның исеменнән корбан чалу да рөхсәт ителә. Моңа дәлил Аллаһ илчесенең (صلى الله عليه وسلم) ике сарыкны суюы. Берсен үз исеменнән, икенчесен өммәте әһелләреннән суйган, аның кайбер гаилә һәм өммәт әгъзалары ул вакытта бакыйлыкка күчкән булсалар да. Бу мисаллар мәрхүм исеменнән корбан чалуга дәлил булып тора (Бәдаигу-ль- масаниг).

Хәнәфи мәзһәбенең атаклы галиме Ибн Габидин әйтте:

"من ضحى عن الميت يصنع كما يصنع في أضحية نفسه من التصدق والأكل والأجر للميت والملك للذابح" "حاشية ابن عابدين

“Кем дә кем мәрхүм исеменнән корбан чала икән, бөтен тәртипне гадәттәгечә кебек үткәрә. Итләрен өләшә, кешеләрне ашата. Әҗер мәрхүмнеке, малы (корбанлык һәм корбанлыгы сатып алына торган акча) суйдыручыныкы” (Ибн Габидин, 6 том, 326 бит).

Имам Хәнбәл мәзхәбе галимнәре әйтәләр:

التضحية عن ميت أفضل منها عن حي؛ لعجزه واحتياجه إلى الثواب، ويعمل بها كأضحية عن حي من أكل وصدقة وهدية

“Мәрхүм исеменнән корбан чалу исән кеше исеменнән чалудан өстенрәк, чөнки мәрхүм бу дөньяда түгел һәм ул савапка мохтаҗ. Мәрхүм корбаны тәртибе исәннеке шикелле. Ите ашала, сәдака һәм бүләк итеп таратыла” (Мәталиб әүли-ннаһа, том 2, 472 бит).

Əбү Давытның «Сөнəн»ендə, «Үлгəн кеше артыннан корбан чалу» дигəн махсус бүлекчəдə түбəндəге хəдис китерелгəн: Хəзрəте Гали ике корбан чалып, шуның берсен Аллаһ Расүленə (صلى الله عليه وسلم) багышлый торган була. Моның сəбəбен сораганнарга: «Аллаһ Расүле (صلى الله عليه وسلم) «үзең исəн чакта, минем өчен дə корбан чал», – дип, васыять əйтеп калдырды. Аның бу васыятенə бервакытта да хилафлык китермəм», – дип җавап биргəн. (Əбү Давыт, Əдахи, 1; Хəким, Мөстəдрəк, 4/255; Тирмизи, Əдахи).

Күргәнебезчә, мәрхүмнәр исеменнән корбан чалу күркәм гамәл булып тора, әмма ләкин шуны истә тоту кирәк, әгәр дә берәр кем мәрхүм исеменнән корбан бәйрәмнәрендә корбан чалырга җыенса, аңа ике корбанлыкны чалырга туры килер, берсе үзеннән, икенчесе мәрхүмнән. Үзеннән чалу вәҗиб (тиешле гамәл), мәрхүм исеменнән чалу вәҗиб түгел, үз ихтыяры белән, бакыйлыкка күчкән якын туганы өчен чалына.

Корбанның догасы

Хайванны чалыр алдыннан, корбанлыкның иясе яки суючы хайванга карап, түбәндәге доганы укый:

اَللَّهُمَّ إِنَّ صَلَاتِى وَنُسُكِى وَمَحْيَاىَ وَمَمَاتِى لِلَّهِ رَبِّ الْعَالَمِينَ لَا شَرِيكَ لَهُ اَللَّهُمَّ تَقَبَّلْ هَذِهِ الْأُضْحِيَّةَ (مِنْ فُلَانِ بْنِ فُلَانْ) أَوْ (مِنْ فُلَانَةِ بِنْتِ فُلَانْ

Әллааһүммә иннә саләәтии үә нүсүкии үә мәхйәәйә үә мәмәәтии лилләәһи раббил-гәәләминә ләә шәриикә ләһ. Әллааһүммә тәкаббәл һәәзиһил-удхиййәтә мин (корбанлык хуҗасының исеме әйтелә, мәсәлән Әхмәт улы Ибраһим, яки Әхмәт кызы Фатыйма).

Мәгънәсе: Йә Рабби, дөреслектә, минем намазым һәм гыйбадәтләрем, тереклегем һәм үлемем барча галәмнәрнең хуҗасы Аллаһы Тәгалә өчен, Аның һичбер тиңдәше юк. Йә Рабби, ошбу корбанны фәлән-фәлән улыннан яки фәлән-фәлән кызыннан кабул ит.

Шуннан соң «Бисмилләһи, Аллааһү әкбәр», дип малны чаласың.

Кеше гомерендә корбан чалу ничә тапкыр башкарырга тиеш?

Һәр балигъ булган һәм сәфәрдә булмаган мөселман ел саен мөмкинчелеге була икән, корбан чалу ваҗип. Һәрбер мөселман моңа омтылырга тиеш. Бездә мөселман кардәшләр гомеремдә бер тапкыр чалдым да, шул җитә дип уйлыйлар. Ә чынлыкта, бу ел саен тиеш.

Аллаһы Тәгалә корбан чалучыларның корбаннарын кабул итсә иде һәм Үзенең рәхмәте белән бүләкләсә иде. Гаиләләрегезгә, туганнарыгызга һәм якыннарыгызга бу дөньяда һәм ахирәттә тынычлык һәм иминлек, бәхет телибез!

Источник:  alhakk.ru

Поделится публикацией
ВКонтакт Facebook Google Plus Одноклассники Twitter Livejournal Liveinternet Mail.Ru

Возврат к списку


Материалы по теме