Понедельник 29 апреля 2024 г.
Фаджр
01:09
Восход
04:53
Зухр
12:39
Аср
17:46
Магриб
20:18
Иша
22:52
Вконтакте Одноклассники Youtube
Построим мечеть вместе!

Календарь событий

Корбан чалу мәсьәләләре

Корбан чалу мәсьәләләре

Корбан чалу – матди чыгымнар белән бәйле булган гыйбадәт төре. Ул Корбан бәйрәме көннәрендә корбанлык малын (хайванын) чалу белән үтәлә. Әлеге гыйбадәт вәҗиб (мәҗбүри) гамәл булып санала. Аны мөселман, акылы камил, бәләгатькә ирешкән, ирекле, мосафир булмаган, матди яктан тиешле нисабы булган кеше үтәргә тиеш.

Алда әйтеп киткәнчә, корбан чалуның иң беренче шарты чалган яки чалдырган кешенең мөселман булуы. Башка дин әһеле корбан бәйрәмендә корбан чалдырса, аның корбаны кабул ителми. Ләкин мөселман булмаган кешене бу гамәлдән тыярга кирәкми, чөнки мөселман йоласын үтү аның исламга якынаю һәм кабул ителүгә сәбәп булырга мөмкин.

Корбан чалу акылы камил булган кешегә тиешле. Дивана яки акылы зәгыйф кешегә корбан чалу һәм чалдыру тиешле түгел.

Бәләгатькә ирешү дигәне – кешенең балиг булуы аңлата. Сабыйларга корбан чалу мәҗбүри түгел һәм таләп ителми.

Ирекле булмаган кешедән дә корбан чалдыру таләп ителми. Мисал өчен, төрмәдә утырган кеше корбан чалдырмаса да була. Армиядә хезмәт иткән кешеләр дә шулай ук. Әмма, бу төр кешеләр, мөмкин булганча, корбан бәйрәменең намазын үтәргә тырышырга тиешләр һәм берәр мөселман хәйрия фонды ярдәме белән бәйрәмне үткәрергә тырышырга кирәк.

Шулай ук сәфәрдә, командировка яки вахтада булган кешеләргә корбан бәйрәмендә корбан чалу мәҗбүри түгел.

Матди яктан тәэмин ителүгә килгәндә исә, корбан чалдыра торган кешенең малы нисабка туры килүе күздә тотыла. Нисаб - кешенең үзенең һәм аның тәрбиясендә торучыларның, йорт-кирәк ярагы, транспорты, ашамлыгы, киеме җитәрлек булудан тыш 85 гр. артык алтыны я шул күләмдә акчасы булу һәм бурычы булмау. Быел корбан чалу нисабы якынча 36 мең сумга тиң. Шулай итеп, бу суммадан тыш азык-түлек, киемнәр, коммуналь хезмәтләргә түләү акчасы булса, корбан чалу кирәк булыр. Әгәр кешенең шушы суммасы гына булса, ул очракта ислам тәгълиматы кешегә үзенә һәм аның гаилә әгъзаларына матди авырлыклар булмасын өчен корбанлык чалырга кушмый.

Корбанлык хайван бәясенең бер өлешен түләтү өчен спонсор эзләү, бурычка акча алу яисә банктан кредит алу тыела. Бурычка, кредитка яисә спонсордан акча алып чалынган корбан кабул ителмәве ихтималы бар.

Әгәр дә кеше корбанны чалырга мөмкинлегенә ия булып та, корбанны чалмаса, Аллаһ һәм аның рәсүле әмерләренә буйсынмаган кешенең сыйфатына керә. Мондый кешеләр турында сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд шулай әйткән: "Корбан чалырга мөмкинчелеге булып та, корбан чалмаган кеше безгә якын килмәсен”.

Корбанлык сыйфатында ана һәм ата дөяләр, сыерлар, үгезләр, сарыклар, тәкәләр, кәҗәләр чалына ала. Сарык һәм кәҗә корбанлык сыйфатында бер кеше өчен, ә дөя һәм сыер җиде кеше исәбеннән чалына ала.

Бердән күбрәк кеше дөя яки сыерны корбан итеп чалырга җыенсалар, һәрберсенең дә корбан чалырга нияте булырга тиеш. Әгәр берәү булса да башка бер ният белән корбанлыкка кушылса, мисал өчен, бары итен алыр өчен генә, бөтен кушылган кешеләрнең дә корбаннары кабул булмый.

Корбан чалына торган хайваннарның яшьләре:

- сарык һәм кәҗә – бер яшь һәм аннан зуррак;

- сыер – ике яшь һәм аннан зуррак;

- дөя – биш яшь һәм аннан зуррак булырга тиеш.

Алты айлык сарык бәрәне гәүдәсе бер яшьлек сарык гәүдәсе зурлыгында булган очракта, аны да корбан итеп чалырга ярый.

Бер корбан бер гаиләдән җитәме яки һәр гаилә әгъзасы чалырга тиешме дигән сорауга килгәндә, шулай ук гаилә әгъзаларының матди хәленә карарга кирәк. Әгәр гаиләдә гаилә башлыгы гына эшләп, бөтен гаиләне тәэмин итүче булса, бу очракта бөтен гаиләдән бер корбан җитә. Әгәр гаилә башлыгыннан башка хатыны да эшләп, үз малына ия булса, һәм корбан бәйрәме көннәрендә малы нисаб суммасына туры килсә, бу вакытта хатыны үз исеменнән аерым корбан чала.

Әгәр дә корбан чалучы корбан чалу гамәлнең савабын үлгәннәр рухына багышларга теләсә, аңа тагын бер корбан чалырга туры киләчәк. Җәбир тапшырганча, «Пәйгамбәр аләйһис-сәлам ике бәрән чалган, берсен үзеннән һәм берсен өммәтеннән (корбан чалу вазифасыннан азат итмәгән, фәкать барча исән һәм вафат мөселманнарга савабын багышлаган). Мондый корбан итен үзең теләгәнчә кулланырга була, шулай да аны таратсаң, үлгән кеше өчен савабы күбрәк.

Корбан хайванында рөхсәт ителгән кимчелекләр:

Начар күрү, кыек күзле булу;

Башка аякларында йөри алса, бер аягы аксак булу;

Мөгезе яки аның бер өлеше тумыштан булмау;

Берничә теше булмау;

Койрыгының яисә колагының яртысыннан ким өлеше киселгән яки өзелгән булу;

Мөһер, тамга ясалган колаклар;

Корчаңгы чире булу;

Печтерелгән булу.

Корбан хайванында рөхсәт ителмәгән кимчелекләр:

Бер яисә ике күзе дә күрмәү;

Чалу урынына бара алмаслык аксак булу;

Күпчелек тешләренең булмавы;

Мөгезләре тамырына кадәр сынган булу;

Бер яисә ике колагы да тамырыннан киселгән булу;

Имчәкләре булмау;

Хайванның бик хәлсез булуы;

Тумыштан колагы яисә койрыгы булмау.

Корбан чалу вакыты Зөлхиҗҗә аеның 10-нчы көнендә Гает намазыннан соң башлап, Зөлхиҗҗәнең 13 көнне кояш баеганга кадәр дәвам итә. Әмма беренче көндә чалу мәслихәт. Корбан чалу урыны яхшы яктыртылса, төнлә дә корбан чалырга була, башка очракта мәкрух.

Корбанлык хайванны сую тәртибенә килгәндә шуны әйтергә була, корбан бәйрәмгә ике-өч көн кала корбанлык хайванны башкалардан аерып, аерым чиста урында тоталар. Корбан чаласы көнне корбанлык хайванны бизәргә була (мөстәхәб). Корбан чалыр алдыннан пычакны нык итеп үткенләргә кирәк, корбанлык хайваны тыпырчынмасын һәм качып китмәсен өчен, шулай ук иттән мөмкин кадәр күбрәк кан аерылсын өчен арткы аягыннан башка өчесен бәйләп куела. Моннан соң Кыйблага каратып хайванны сул ягына яткырырга кирәк. Корбанны чалганда Кор ән аят ләрен укырга була, мисал өчен: «Иннә саләәти вә нусуки вә мәхьйәйә вә мәмәәти лилләәһи раббил ааләмиин». Шуннан соң кулга пычак алып, «Биссмилләh, Аллаһу әкбәр» дип корбанлык хайванны чалырга кирәк. Бу гамәлләрне корбанны чалырга ниятләнгән кеше үзе башкарса яхшырак, ләкин башка кешегә бу эшне тапшырса, тыелмый.

Хатын-кыз корбанны чалырга ниятләнсә, бу эшне хайванны суя белгән ир-атка кушарга тиеш. Әгәр дә андый ир-ат табылмаса һәм корбан чалырга ниятләнгән хатын-кыз үзе яки хайванны суя белгән башка мөслимә хатын корбанлыкны суйса, бу корбанлыкның ите хәләл була, корбаны кабул ителә. Әмма күреме күргән хатын-кызга корбанлык хайванны суярга рөхсәт ителми.

Корбан хайванының сөякләре һәм ашарга ярамаган башка әгъзаларын урамга, күлләргә, агымсуга ташлаудан сакланырга кирәк, чөнки табигатьне пычрату мөселман кешегә килешми. Бу әйберләрне махсус чүплекләргә ташларга кирәк, этләргә дә ашатырга, җиргә күмеп куярга да була.

Корбан итеп чалынган хайванның ите дә, тиресе дә сатылмый, бу корбанның кабул ителмәвенә сәбәп була. Итен дә тиресен дә бары тик сәдака итеп кенә бирергә була.

Корбанны хәер бирү белән алыштырырга булмый. Хайванны суеп, кан агызу бу төр гыбадәтнең мөһим өлеше.

Корбан ите өч өлешкә бүленә. Бер өлеше корбан чалучыга ашарга кала, икенче өлеше ярлы һәм мохтаҗларга таратыла, өченче өлеше белән бәйрәм табыны әзерләп туганнарны һәм дусларны сыйлыйлар. Кеше хәлле булып, үз ихтыяры белән корабнлыкның бөтен итне тулаем сәдака итеп таратса, рөхсәт ителә.

Источник:  alhakk.ru

Поделится публикацией
ВКонтакт Facebook Google Plus Одноклассники Twitter Livejournal Liveinternet Mail.Ru

Возврат к списку


Материалы по теме