Суббота 27 апреля 2024 г.
Фаджр
01:32
Восход
04:58
Зухр
12:39
Аср
17:43
Магриб
20:14
Иша
22:43
Вконтакте Одноклассники Youtube
Построим мечеть вместе!

Календарь событий

Аллаһ Тәгаләнең әмерен, хаҗны үтәргә ашык

Аллаһ Тәгаләнең әмерен, хаҗны үтәргә ашык

Ел саен Төмән өлкәсе мөселманнары хаҗга баралар. Төмән өлкәсе үзәк диния нәзәрате аша унбишләп кеше хаҗга бар. Дин өлкәсендә хезмәт иткәннәргә, лаеклы ялга чыккан пенсионерларга, һәм башка гражданнарга, Төмән өлкәсе хөкүмәте бу изге дини вазыйфаны үтәр өчен мәтди ярдәм күрсәтә. Хаҗ фасылы якынлашып килгәнгә күрә, бу изге ислам йоласы турында кайбер мәгълүмәтләрне биреп китүебез кирәк дип уйлыйбыз.

Хаҗ – Ислам дине нигезләренең берсе булган олуг бер гыйбадәт. Хаҗ ул — Мәккәи-Мөкәррәмәгә барып, шәригатьтә күрсәтелгән рәвештә билгеле бер гамәлләрне үтәү һәм Кәгъбәтулланы зиярат кылу була. Хаҗга бару бөтен гыйбадәтләрне үз эченә алу белән бергә (җан, тән, мал гыйбадәтләре), мөселманнар өчен бер гыйбрәтле вакыйга да булып тора.

“Без Йортны (Кәгъбәне) кешеләр бергә җыелсын дип, иминлек урыны иттек”, ди Аллаһ Бәкара сүрәсенең 125 нче аятендә, җир йөзендә Үзенә гыйбадәт кылу өчен булдырылган беренче Йорт — Мәккәдә салынган Бәйтуллаһ турында. Гарәпләргә генә түгел, бөтен галәмнәргә бәрәкәт һәм һидәят буларак төзелде Аллаһның әлеге Йорты.

Адәм галәйһиссәләм, Җәннәттә яшәгәндә, Бәйтел Мәгъмур дигән урында Раббысына һәр көн гыйбадәттә булды. Шуның тирәсендә көн саен 70 мең фәрештә таваф кыла. Икенче көнгә аларны шул ук сандагы башка фәрештәләр алыштыра. Ягъни һәркөнне 70 мең яңа фәрештә Бәйтел Мәгьмурны таваф кыла. Адәм белән һәва, Җәннәттән чыгарылганнан соң, Аллаһ Адәм галәйһиссәләмгә Үз катыннан Җиргә бер ак таш төшерде.

Ак таш төшерелгәннән соң, адәм аның янына чатырсыман бер җайланма корып куя һәм Аллаһ әмере илә көн дә җиде тапкыр таваф кыла. Аннан соң Кәгъбә бинасын салып куя. Кәгъбәнең почмагына куелган ак таш, вакытлар үтү белән, кешеләрнең гөнаһлары аркасында, төсе үзгәреп кара ташка әйләнә. Нух галәйһиссәләм вакытында, бөтен дөньяны су баскан чакта Кәгъбә бинасы җимерелә, аны Ибраһим галәйһиссәләм улы Исмәгыйль белән нигезеннән күтәреп куялар. Пәйгамбәребезгә утыз биш яшь булганда, Мәккәдә кинәт каты яңгыр явып, таулардан су агып, шәһәрне су басты. Шуның нәтиҗәсендә Кәгъбә бинасы зур зыян күргән. Корәешләр Аллаһ йортының диварларын сүтеп, яңа бинаны салырга карар чыгардылар. Аның тарихы болай: Кәгъбәтуллаһны өченче мәртәбә гарәпләрнең корәеш кабиләсенең дүрт кавеме төзи. Кара ташны урынына күтәреп куяр вакыт җиткәч, туктап калалар, аны кайсы кавем кешесе куяр дип каты бәхәскә җитәләр. Бәхәс кызганнан кыза барды, эше сугыш белән бетәр иде, ләкин арларында Әбу Умаййа исемле бер карт шәех бар иде. Ул бәхәс куптарганнарга әйтте: “Иртәгәсе көннең иртән, Әл-хәрам мәчетенең капкаларыннан беренче булып кергән кеше, шушы ташны куячак, һәм сез барыгыз да шуңа риза булырсыз”. Кәгъбәне төзүчеләр иртәнгә хәтле бәйтуллаһ янында көтеп яттылар. Таң аткач, изге мәчет капкаларыннан беренче булып, булачак пәйгамбәр Мөхәммәд атлап керде. Барлык кешеләр, аны күрү белән шатланып, сөенеп киттеләр. “Мөхәммәд ташны куйса без риза!”- дип кычкырдылар. “Ул әмин, ул әмин!”- ягъни ул тугъры кеше, без аңа ышанабыз дип кабатлап тордылар. Кабилә башлыклары: кара ташны син күтәреп куярсың, диләр. Расүлебез (с.г.в.), чапанын салып, дүрт ягыннан дүрт кавеменең дә берәр кешесенә тотарга куша, ә үзе ташны уртага салып куя. Әнә шулай Кәгъбәтуллаһны өченче мәртәбә гарәпләрнең корәеш кабиләсе бергә җыелып төзеп куя.

Вакытлар уза, Кәгъбәтуллаһның бинасы какшый башлый. Габдулла ибне Зүбәер атлы сәхабә аны янәдән төзетә. Габделмәлик ибне Әл Мәрван дигән хәлифә дә Кәгъбәтуллаһны яңартып куя. 1629 елда каты яңгыр, боз яву һәм су басу аркасында Кәгъбәнең ике дивары ишелеп төшә. Су өч метр биеклегенә күтәрелеп Кәгъбә бинасының яртысына җиткән иде. Су куләме кимегәннән соң Госманлы империясенең солтаны Морад IV әмере буенча Кәгъбә бинасы яңадан торгызыла башлады. Шулай итеп Мәккә осталары Кәгъбәне яңадан, бернинди үзгәрешләрне кертмичә аны төзеп куйдылар. Шушы вакыйгадан соң 400 ел үткәч, 1996 елда Согуд Гәрабстан хөкүмәте карары буенча Кәгъбә яңадан яңартылып торгызыла. Электән калган ташлар калдырылып, бүтән элементлар алыштырылды. Биредә шунысын ачыклап үтү кирәктер: Кәгъбәтуллаһның асылдагы нигезе Адәм галәйһиссәләм заманыннан ук килә, сүз бара аның искергән-тузган саен диварларын яңартып салу турында. Кайберәүләр Кәгъбәтуллаһ белән аның янындагы мәчетне бутыйлар. Чынлыкта Кәгъбәтуллаһ янында беренче мәчетне Гомәр ибне Хәттаб төзетә, аңынчы Кәгъбәтуллаһ тирәсе койма белән уратып алынган була. Хаҗ кылучылар күбәйгәч, халык бу урынга гына сыймый башлый һәм Гомәр (р.г.) шунда якын яшәүче кешеләрдән йортларын сатып алып, Кәгъбәтуллаһ ишегалдын киңәйтә. Госман бин Гаффан хәлифәлек иткәндә Хаҗ кылучылар тагы да күбәя һәм ул да мәсьәләне Гомәр (р.г.) шикелле хәл итә. Аның артыннан Габдулла ибне Зүбәер, соңыннан Габделмәлик ибне Әл Мәрван шулай ук эшлиләр. Шушы изге йортыбызга ел саен миллионлаган мөселман Хаҗ кылырга килә. Дөньяда мөселман халкы күбәйгән саен, мәчет урыны тараеп барды. Шуңа күрә әл-хәрам мәчетенең территориясен киңәйтеп торырга туры килә. Габделмәлик Әл Мәрваннан соң 1570 елда Госманлы империя патшалары изге мәчетне киң итеп төзиләр, җиде биек манараны, олы капкаларны төзеп куялар. Яңа киңәйтелгән мәчеттә хаҗ йоласын үтим диеп килгән мөселманнар, иркенләп намаз да укый ала, Кәгъбәне әйләнеп чыгу йоласын үтү дә җиңеләя. Шулай ук, төзү эшләре 1980, 2007-2012 елларда Согуд Гәрабстан хөкүмәте карамагында башкарылды. Әлеге вакытта исә Әл-хәрам мәчете комплексы киңәйтү эшләре дәвам итә.

Хаҗ кылу — фарыз, дип әйтеп калдырды безгә расүлебез (с.г.в.). Сәхабәләрнең берсе: ел саенмы, дип сорады. Гомерегезгә бер мәртәбә, дип җавап бирде аңа расүлебез (с.г.в.), калганнары нәфел була. Ягъни үз гомерегездә 50 мәртәбә Хаҗ кылсагыз да, шуның бары берсе фарыз булып язылыр. Хаҗ кылуның вакыты адәм баласы балигъ булганнан алып үлгәнчегә кадәр. Расүлебез (с.г.в.) соңгы Хаҗны һиҗраның 10 нчы елында кылды. Аңа ияреп 100 мең кеше 450 чакрым араны узып Мәккә шәһәренә барды, Гарафат тавында пәйгамбәребезнең (с.г.в.) соңгы хотбәсен тыңладылар. Бу вакыт расүлебезгә (с.г.в.) Мәидә сүрәсенең 3 нче аяте иңде: …Бүген сезнең динегезне мөкәммәл иттем, сезгә дигән нигъмәтемне тәмам иттем вә сезнең өчен әзерләнгән Ислам динен хуп күрдем…” Гарафат тавындагы бөтен кеше шатлана, бер Гомәр (р.г.) елый! Ник елыйсың, дип сорый аннан расүлебез (с.г.в.). Гомәр (р.г.) җавап бирә:” Йә, расүлүлла, һәр нәрсә үсә камилләшкәнчегә хәтле, камил булгач ул кими башлый”. Дөрес әйттең, ди аңа пәйгамбәребез (с.г.в.).

Чөнки Гомәрдә (р.г.) Аллаһтан бирелгән алдан күрү сәләте бар иде, ул тормышка аек акыл белән карады, аек фикер йөртте, бүгенге көн белән генә түгел, алга карап эш итә белде. Шуңа күрә аны расүлебез (с.г.в.) сүзләре аеруча тетрәндерә һәм юкка түгел: пәйгамбәребез (с.г.в.) вафатыннан соң ук, әле җәсәде җиргә иңдерелгәнче, мөселманнар арасында тавыш куба. Мәчет эчендә китә фетнә, китә таркалашу! Хәзер дә динебез камил булып та, үзебездә кимчелекләр бар. Арабызда бердәмлек, татулык җитеп бетми, икейөзлеләнәбез, кайсыдыр бер “җылы” урынны бүлешә алмыйча дошманлашып бетәбез. Шушы гамәлләребез белән үзебез үк Кыямәт көнен якынайтабыз. Расүлебез (с.г.в.) аның билгеләрен күптәннән хәбәр итеп калдырды инде. Эфиопия дәүләтеннән берничә кеше чыгып Кәгъбәтуллаһны җимерәчәк, җир өстендә аларга каршы сүз дәшәрлек, бу эшләреннән туктатырлык бер генә иманлы кеше дә табылмаячак, дип кисәтеп калдырды пәйгамбәребез (с.г.в.). Чөнки бу вакытта инде Коръән кире күккә күтәрелгән, намаз, дога-зекер тукталган булыр. Димәк, имансызлар дәвере килә. Шуннан Кыямәткә дә ерак калмаячак. Менә бит, Кыямәтнең билгеләре инде күренә башлаган икән. Үзләрен “Ислам дәүләте” дип йөртүче террористик оешма, 2014 елда, Кәгъбәне җимерәбез диеп тавыш куптара башлаганнар. Аларның бер вәкиле интернет челтәрендә шундый видео-хәбәр яздырып чыгарды: “Аллаһның ярдәме белән, шәйхебез ал-Багдади җитәкчелегендә Мәккәдәге Кәгъбәне җимереп куярбыз, ташларга табынучы мөшрикләрне үтереп куярбыз. Кешеләр Мәккәгә Аллаһ ризалыгы өчен бармыйлар, ташларга кагылам дип баралар”.

Ләкин без акылдан язган фетнәчеләрдән курыкмабыз. Аллаһ Тәгалә кушкан фарызны үтәрбез. Чөнки мөмкинлек булганда Хаҗны кылу фарыз. Югыйсә, шайтан акчаны, малны тегендә-монда туздырганны көтеп, теләп кенә тора. Әмма шунысын аңлау да мөһим: пәйгамбәребез (с.г.в.) Хаҗ гыйбадәтен мөэминнәрне агарту, аларны мәгърифәтле итү ниятеннән дә үтәде. Ислам галимнәре аның Хаҗын мәдрәсәгә тиңләде. Монда булды үгет-нәсихәт тә, конгресс та, конференция дә! Расүлебез (с.г.в.) мөэминнәрне бергә туплады, дәгъват кылды, васыятен әйтеп калдырды. Бүгенге көндә нәрсә күзәтелә? Хаҗга барырга теләүчеләр елдан ел күбәя. Аларның бик азы гына кайсы урынның нинди тарихи әһәмияткә ия булуыннан хәбәрдар. Хаҗ кылуны мөмкин кадәр файдалы, төгәл итеп оештыру мөһим. Дөрес, аның беренче максаты — фарыз гамәлне үтәү, әмма һәр мөселман өммәтен аеруча әһәмиятле тарихи вакыйгалардан мәгълүматлы булырга тиеш.

Нәфыйков Динар

Источник:  собственная информация

Поделится публикацией
ВКонтакт Facebook Google Plus Одноклассники Twitter Livejournal Liveinternet Mail.Ru

Возврат к списку