Суббота 20 апреля 2024 г.
Фаджр
02:20
Восход
05:15
Зухр
12:40
Аср
17:34
Магриб
19:59
Иша
22:14
Вконтакте Одноклассники Youtube
Построим мечеть вместе!

Календарь событий

Сәгыйт абый Сәгыйтов - горур милләтнең горур баласы

Сәгыйт абый Сәгыйтов - горур милләтнең горур баласы

Сезнең хәерле булганыгыз шул – ул ахирәт өчен дөнья эшен ташламас, дөнья өчен ахирәтне куймас, ул икесе өчен дә тырышыр. Бер кешегә дә йөк булмас. Хәдис.

Бу Пәйгамбәребезнең (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) мөбәрәк сүзләре Ембай авылының “Ак мәчет” дини оешманың рәисе Сәгыйть абыйга бик туры килә. 12 гыйнварда аңа 70 яшь тулды. Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вәсәлләм): “Берәү 70 яшен Аллаһ риза булырлык итеп каршыласа – Аллаһ аңа иман белән үтәргә ярдәм итәр, хисабын җиңел кылыр”, - диде. Без, Төмән шәһәренең барлык мөселманнар аны шушы күркәм бәйрәм белән котлыйбыз. Пакъ күңелле, юмарт Сәгыйть абыебыз безнең өчен үрнәк ул. Аның күркәм холкын сыйфатлап, тагын бер хәдисне китерергә була. “Әгәр бер кеше үзе белән Аллаһ арасын төзек кылса, Аллаһ Тәгалә ул кешенең башка кешеләр белән арасын күркәм кылыр. Әгәр бер кеше үзенең эчке халәтен төзек кылса, Аллаһ Тәгалә ул кешенең тышкы хәләтен дә төзек кылыр”, - диде Пәйгамбәребез Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вәсәлләм).

Ак мәчеттә дин дәресләрен алып баручысы Шәрифә апа 8 ел буе мөгаллимә булып хезмәт итә, Сәгыйть абыйга да ислам нигезләрен, гарәп әлифбасын ул укытты. Шәрифә апа Сәгыйть абыйга һәм аның хәләл җефете Нурания ханымга күп нәсыйхатьләр кылып, хаҗга барып кайтырга киңәш иткән иде. “Бу изге сәфәр иманнарыгызны ныгытыр, сез Аллаһ Тәгаләбезгә тагын да якынрак булырсыз”,- дип үгетләде аларны дини дәресләр укытучысы Шәрифә апа. Чыннан да, хаҗга барып кайтканнан соң, аларның изгелек кылулары нык артып китте. Хәзерге вакытта икесе дә, җомга саен, намазга ашыгалар. Олы мәчеткә дә баралар, кечесенә дә йөриләр, дин дәресләрен яратып үзләштерәләр. Ак мәчетне ремонтларга кирәк дигәндә, Сәгыйть абый бөтен авыл кардәшләрен җыеп, бөтен җәмәгать белән эшкә керешеп, Рамазан аена Аллаһ йортын матурайтып, нурландырып, кеше күзен сокландырырлык итеп өлгертеп куйдылар. Сәгыйть абыебыз бик үткер, шул ук вакытта сабыр, кеше белән уртак тел таба торган, тугры сүзле кеше ул. Туган авылында иман нуры балкысын өчен, дин күтәрелсен өчен бик күп тырышлыклар куйган кеше ул.

Һичшиксез Сәгыйт абыйны татар милләтенең горур баласы дип тасвирларга була. Татар халкына карата мәхәббәт, милләт өчен борчылуы аның иҗатында бик каты чагыла. Сәгыйт абыйның татарларга багышланган шигыйрьләр бик күп, шуларның берсен укчыларыбызга тәкъдим итәбез.

ТАТАР ЯШӘР

Тарих арбасыннан төшеп калып,
Юкка чыккан милләт, дисәләр,
Юк, үлмәгән, тере әле татар,
Татарларда яшьләр үсәләр.

Иле бар, теле бар халкыбызның,
Милләт өчен янар уллары,
Татар яшәр Себер җиребездә,
Бетмәгәндәй Тубыл сулары.

Без Сәгыйть абыебызга тагын да озын гомер, бәхет телибез. Барча кайгылар читтән үтсен иде сезне Сәгыйт абый. Сезгә тормыш иптәшегез белән, гаиләгез белән куанып яшәргә насыйп булсын. Балалар, оныклар игелеген күрергә язсын.

Әмин.


Поделится публикацией
ВКонтакт Facebook Google Plus Одноклассники Twitter Livejournal Liveinternet Mail.Ru

Возврат к списку