Пятница 26 апреля 2024 г.
Фаджр
01:41
Восход
05:00
Зухр
12:39
Аср
17:42
Магриб
20:12
Иша
22:38
Вконтакте Одноклассники Youtube
Построим мечеть вместе!

Календарь событий

Мөхәррәм аеның әһәмияте һәм фәзыйләтьләре

Мөхәррәм аеның әһәмияте һәм фәзыйләтьләре

Мөхәррәм аеның үз үзенчәлекләре бар. Бу айның иң мөһим көне, гашура көнедер. Бу айда кылынган гыйбадәтләр өчен аруча күп саваплар хасыйл була.

Мөхәррәм һиҗри ел исәбенең беренче ае булып тора. Ислам дине пәйдә булганчыга кадәр гарәп халкында календарь дигән төшенчә юк иде. Ел дәвамында берәр бөек яки тетрәндергеч вакыйга булып узса, шул елга булып узган вакыйганың атамасын бирәләр иде. Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вәссәлләм) “Фил” елында туган. Елның “Фил” дигән атамасы, Әбраха исемле патша Мәккә шәһәренә килеп “Мәхмүт” исемле зур филне кулланып изге Кәгъбәтулланы җимереп куймакчы иде. Аллаһ Тәгалә Үзенең изге йортын саклап калыр өчен кошларны җибәргән, шул кошлар Әбраха гаскәриләренә ташлар атып, бөтен гаскәрләрен юк иткәннәр. Кәгъбәнең исән калуы корәеш кабиләсе өчен дә, бөтен гарәп халкы өчен дә бик шатлыклы вакыйга булды. Шуңа алар бу елны “Фил” елы дип атаганнар. Ләкин ислам дине тиз рәвештә таралу сәбәпле, мөселманнарда календарь булмавы төрле уңайсызлыклар тудырып тора иде. Моның аркасында туган мәшәкәтьләр аеруча сәүдә эшләрендә чагыла иде. Гомәр (радыяллаһу ганһу) хәлифә булган чакта аңа ике кеше килде, берсе икенчесеннән бурычка акча алып торды, моны кәгазьгә теркәп куйганнар иде. Кәгазьдә акча кайтару вакыты шәгъбан ае билгеләнгән булган. Бурычны биреп торган кеше әйтүенчә, бурыч быелгы шәгбән аенда кайтарылырга тиеш, бурычны алып торганы исә кәгазьдә күрсәтелгән шәгбән ае, киләсе елның шәгбәне дип дәгъва кылды. Мөселманнар тормышында шундый очраклар еш була башлагач, Гомәр (радыяллаһу ганһу) киңәшмә корылтаен чакырып җыйды. Корылтайга җыелып килгән сәхабәләргә килеп чыккан мәсьәләләр турында һәм ел исәбе системасын булдыру кирәклеге турында сөйләде. Ел исәбенең кайсы вакыттан башлау турында төрле тәкъдимнәр булды. Кемдер Пәйгамбәребез(салләллаһу галәйһи вәссәлләм) үлгән вакыттан елларны саный башларга, кемдер Пәйгамбәребезгә вәхи иңә башлаган көннән алып санарга тәкъдим иткән. Ел исәбен һиҗрәттән башларга дип тәкъдим итүчесе исә Гали (радыяллаһу ганһу) булды. Бөтен тәкъдимнәрне карап чыкканнан соң барча сәхабәләр Гали (радыяллаһу ганһу)нең тәкъдимен кабул иттеләр. Белгәнебезчә һиҗрәт рабигыл әввәл аенда эшләнде, ләкин гарәпләрдә мөхәррәм ае элек-электән елның беренче ае булып исәпләгәнгә күрә, мөхәррәм белән рабигыл әввәл арасындагы тагын бер ай барлыгы игътибарга алынмады. Шулай итеп 622 елның, мөхәррәм аеның беренче көне һиҗри ел исәбенең башлангычы дип игълан ителде.

Гашура көненең уразасы бер елның гөнаһларының кәффәрәтедер

Мөхәррәм аен, Аллаһ Тәгалә ае дип атыйлар, бу айда иләһи бәрәкәт артып китә. Бу айда бөек бер көн бар. Мөхәррәм аеның унынчы көнен “Гашура көне” дип йөртәләр. Мөхәррәм башка айлардан аерылып торган кебек гашура көне дә башка көннәрдән үз фәзыйләтьләре белән аерылып тора.

Аллаһ Тәгаләнең Рәсүле: “Гашура көне, пәйгамбәрләр ураза тоткан көндер. Сез дә ул көнне ураза тотыгыз” – дип боерды. Гашура, яһүдиләрнең дә ураза тоткан, изге көн булып санала. Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вәссәлләм) Мәдинәгә күчеп килгәч, яһүдиләрнең гашура көнне ураза тотканын күрде. “Бу нинди уразагыз?” – дип сорагач. Яһүдиләр: “Бу бөек, изге көн. Бу көнне Аллаһ Тәгалә Муса (галәйһи вәссәлләм)не һәм Исраил улларын дошманнардан коткарган, Фиргавенне һәм аның гаскәрләрне суда батырган, Муса (галәйһиссәләм)нең моңа шөкер кылып ураза тоткан көндер. Менә без дә бу көнне ураза тотабыз”- дип җавап бирделәр. Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вәссәлләм) исә: “Мин Мусага һәм аның уразаны тотарга сездән якынракмын, лаегракмын” – дип әйтте.

Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вәссәлләм) гашура көнне үзе дә ураза тотты, башкаларга да тотарга киңәш итте. Хәдис: “Гашура көненең уразасы бер ел гөнаһларының кәффәрәте булып тора. Исән булсам, иншаллаһ, киләсе елны 9 көнне дә ураза тотачакмын. 9 һәм 10 көнне ураза тотып яһүдиләрдән аермалы булыгыз” – дип боерды. Рамазан уразасы фарыз кылынгач, гашура көнне ураза тоту-тотмавы мөселманнарның ихтыярына калдырылды. Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вәссәлләм) : “Гашура көне Аллаһның көннәренең бер көнедер. Бу көнне ураза тотарга теләгәне тотсын, аны калдырырга теләгәне калдырсын” – дип әйтте.

Яңа елны ураза белән башлауның бәрәкәте

Хәдис: “Рамазан аеннан соң иң фәзыйләтьле ураза, Аллаһ Тәгаләнең ае булган мөхәррәм аенда тотылган уразадыр”. Бу хәдистә гашура көнендә тотыла торган ураза турында сүз бара. Бу хәдиснең мәгънәсен имам Газали шулай итеп ачыклап бирә: “Мөхәррәм һиҗри елның башлангычы. Яңа елны ураза белән башлау бик күркәм гамәлдер. Шулай иткән кешенең бәрәкәтнең артуына өмете күбрәк була”. Гашура көнендә ураза тоткан кешегә игътибарлы булу кирәк, яһүдиләрнең гадәтләренә охшашлык булмасын өчен, мөхәррәм аеның 9, 10 һәм 11 көннәрендә ураза тоту киңәш ителә. Өч көн тотылмаса, унынчы көненең алдыннан яки артыннан берәр көн тотырга кирәк була. Ул көнне уразадан башка бүтән төрле изге гамәлләрне кылып үткәререгә кирәк. Һәр кеше бу изге көннәрдә гашураның фәзыйләтьләрен белдерүче хәдисләрне искә алып, үз гаиләсенә, туган-тумачаларына, күршеләренә бүләкләрне биреп, хәер өләшсә, һичшиксез, олы савапларга ия булачак. Пәйгамбәребез(салләллаһу галәйһи вәссәлләм) киңәш иткәнчә, мөэминнәр гашура көнендә үз гаиләләренә карата, бүтән көннәргә караганда юмартлырак булырга тиеш. Бер хәдистә ул шулай дип әйтә: “Һәркем гашура көнендә үз гаиләсенә һәм йорт әһелләренә юмартлыгын арттырып күрсәтсә, Аллаһ Тәгалә шул кешенең ризыгына ел буе бәрәкәт биреп торыр”.

“Һиҗрәт”- бөек вакыйга

Һиҗрәт Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вәссәлләм) тормышында бөек вакыйга булган кебек, гомум ислам өммәте өчен дә бөек вакыйга булып тора. Чөнки нәкъ шушы тарихи ноктадан алып, ислам дине дөнья буйлап тарала башлый. Һиҗрәт гади генә күченеш түгел, аны исламны коткаручы һәм таралуына сәбәпче булган бер тактик адым дип санарга була. Һиҗрәт аркасында мөселманнарның гомерләре һәм ислам дине юкка чыгудан коткарыла. Ислам өммәте, яңа бер дуслык һәм кардәшлек мохитендә, яңа мөэминнәр белән кыска вакыт эчендә ныклап аякка басарга мөмкинчелегенә ия була. Бу сөенечле вакыйга Гомәр (радыяллаһу ганһу) әмере буенча Һиҗри календар өчен башлангыч булып кабул ителә.

Ун пәйгамбәргә ун төрле могъҗиза

Мөхәррәм аеның унынчы көненә туры килгәнгә күрә, бу көнне “Гашура көне” дип атыйлар. Аллаһ Тәгалә, гашура көнендә ун пәйгамбәргә ун төрле могъҗиза бирә.

Аллаһ Тәгалә бу көндә Муса (галәйһиссәләм)гә могъҗизаны биреп, диңгезне ярып, Фиргавенне гаскәре белән суга батырып куйды.

Нуһ (галәйһиссәләм)нең көймәсе Җүди тавына килеп туктады.

Юныс (галәйһиссәләм) бу көндә балык карыныннан чыгып котылды.

Әдәм (галәйһиссәләм)нең тәүбәсе кабул ителде.

Иса (галәйһиссәләм) гашура көнендә дөньяга килде һәм бу көндә күккә күтәрелде.

Кардәшләре коега ташлаган Йосыф (галәйһиссәләм) бу көндә аннан чыгарылды.

Давут (галәйһиссәләм)нең тәүбәсе кабул ителде.

Ибраһим (галәйһиссәләм)нең улы Исмәгыйл (галәйһи вәссәлләм) туды.

Йосыф (галәйһиссәләм)не саргаеп кайгырудан күзләре сукырайган Ягъкуб (галәйһиссәләм) бу көндә күрә башлады.

Әюп (галәйһиссәләм) бу көндә сырхавыннан арынды.

Источник:  собственная информация

Поделится публикацией
ВКонтакт Facebook Google Plus Одноклассники Twitter Livejournal Liveinternet Mail.Ru

Возврат к списку