Мөхтәрәм кардәшләр! Кадерле милләттәшләр!
Барыгызны да изге Корбан бәйрәме белән ихлас күңелемнән котлыйм! Бу бәйрәм дөньяның төрле почмакларында яшәгән мөселманнарны берләштерә. Аллаһы Тәгаләгә табынып яшәүче барлык ислам әһелләренең күңелләрендә бер-берсенә булган хөрмәт, дуслык һәм кардәшлек тойгыларын уята. Бу мөбәрәк көннәрдә без мөселманнарның элекке заманнардан килгән рухи байлыгыбызны, дини бердәмлегебезне әйткән тәбрик һәм тәкбирләребез белән яңадан яшәтәбез.
Корбан чалу йоласы ислам диненең әхлагына һәм аның бөек дәрәҗәсендәге юмартлыгына нигезләнгән. Изге динебез шушы көннәрдә мохтаҗ, фәкыйрь, мескен кешеләргә карата игътибарлы булырга куша. Без аларга йөрәкләребездә бәйрәм уңаеннан ташып торган сөенечләребезне, якты хисләребезне бүләк итәргә тиешлебез.
Бәйрәм көннәре җитү белән изге хаҗ сәфәрләре тәмамлана. Динебезнең мөкаддәс җирләрендә төрле милләт вәкилләре булган, төрле телдә сөйләшкән, тән төсләре, мәдәниятләре һәм туган яклары белән бер-берсеннән аерылып торган, әмма бер Аллага ышанган, бер кыйблага карап гыйбадәт кылган миллионлаган мөселман кардәшләре җыела. Бергәләп таваф кылып, Сәфа белән Мәрва таучыклары арасында сәгый кылып, Гарәфәт тавы янында басып, күз яшьләре белән Аллага мөрәҗәгать итеп дога кылып йөргән хаҗиларыбызның шул сәфәрдә үтәлгән барлык гыйбадәтләре, йолалары кабуллардан булсын иде! Аллаһ Тәгалә аларга үз ватаннарына исән – имин булып кайтырга насыйп вә мөәссәр итсен иде!
Хаҗ да Корбан да безне тормышыбызның, гаиләләребезнең, туганнарыбызның, якын кешеләребезнең яныбызда булуларының кадерен белергә өйрәтә, йөрәкләребезне ныгыта. Бу ике йоланы үтәгән кеше сабырлык, түземлек һәм чыдамлык төшенчеләренең тирән мәгънәләрен ныграк аңлый башлый.
Без бәйрәм көннәрне дус – ишләре, туганнары белән күрешеп, бер – берсен тәмле ризыклар белән сыйлап йөргәндә, олыларның хәер – фатыйхасын алып, кечкенәләрне сөендереп йөргән чакта ятим балаларны, ялгыз картларны да онытмаска тиешлебез. Ялгыз торучы кардәшләребезнең һәм ятимнәребезнең елмаюына, аларның күңелләрендә өмет уянуына сәбәпче булуыбыздан да зур шатлык юктыр мөгаен.
Бәйрәм көннәребез мөбәрәк булсын! Кылган хаҗлары, чалынган корбаннары кабул булсын! Аллаһы Тәгалә тормышыбызга муллык, малларыбызга бәрәкәт бирсен! Әмин!
Ихтирам һәм изге догалар белән, Үзәкләшкән дини оешма – Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Мөфти Зиннәт хәзрәт Садыков
Поздравление председателя Духовного управления мусульман Тюменской области Зинната хазрата Садыкова с праздником Курбан Байрам
Дорогие братья и сестры!
Позвольте мне от имени Совета муфтиев России, Духовного управления мусульман Тюменской области и от себя лично поздравить вас, ваших родных и близких с этим светлым праздником, с праздником Курбан Байрам! Да примет Аллах все наши добрые деяния и воздаст безграничной милостью в обоих мирах!
Этот праздник даёт нам возможность достичь милости Аллаха через поклонение. В эти дни мы проходим духовное очищение отстраняясь от всего скверного. Преклоняясь перед Господом миров, мы обновляем нашу веру и обретаем душевную искренность.
Смысл жертвоприношения кроется не в жертвенном животном, не в мясе, а в покорности Аллаху, умении приумножать и сохранять мир на земле! В Священном Коране сказано: «Ни мясо, ни кровь жертвоприношений не достигнет Аллаха, но достигнут Его благочестие и набожность ваших сердец» (22:37)
Этот святой праздник способствует укреплению родственных отношений, он учит быть милосердными и сострадательными.
После праздничного намаза мы вернемся обратно в свои дома и поздравим всех с этим замечательным праздником. В течение всего месяца Зуль-Хиджа многие семьи будут проводить благотворительные обеды, где верующие после прочтения аятов Священного Корана будут совершать дуа за родителей, дедушек и бабушек, тех, кого нет рядом с нами. Пусть Всевышний Аллах примет наши жертвоприношения и дарует нескончаемую награду.
Пусть Аллах примет хадж наших братьев, наши жертвоприношения и добрые деяния! Пусть искренние поступки укрепят наши сердца богобоязненностью и верой! Мы просим у нашего Господа мира и стабильности нашей Родине, благополучия и здоровья нашим семьям, излечения и выздоровления больным, пропитания и достатка бедным и неимущим!
С праздником вас, мои братья и сестры!
Председатель Духовного управления мусульман Тюменской области,
Муфтий Зиннат-хазрат Садыков