Үзенең колы Мухәммәд г-мне бер кичтә Мәккә шәһәрендәге мәсҗид Хәрамнан Коддус шәһәрендәге мәсҗид Әкъсага йөретеп кайтаручы Аллаһу тәгаләне һәр кимчелектән пакь дип белегез! Ул Коддус шәһәренең тирәсен бәрәкәтле кыйлдык, Мухәммәд г-мне шулай кодрәтебез белән йөреттек ґәҗәб галәмәтләребезне күрсәтмәк өчен, әлбәттә, Аллаһ һәр сүзне ишетүче вә һәрнәрсәне күрүчедер (17:7).
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) бер хәдисендә шулай итеп әйтте: “Өч кенә урынга зиярәт кылына. Мәккәдәке әл-Хәрәм мәчетенә, Мәдинәдәге минем мәчетемә һәм Мәсҗид әл-Әксага”.
Шулай итеп, Пәйгамбәребезнең әмеренә буйсынып, үткән мөбәрәк рәҗәб аенда Төмән өлкәсе Диния Нәзәрәте рәисе Зиннәт хәзрәт Садыков, мөселманнар һәм башка авраамик диннәр өчен изге булган Фәләстыйн җирләренә барып кайтты. Ислам галәмендә Рәҗәб аеның 27 көнгә каршы мигъраҗ кичәсе үткәрелә, ул изге кичәләренең берсе булып тора. Шул төндә сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) Мәсҗидүл Әкса мәчетеннән күкләргә менеп, анда Аллаһ Тәгалә белән сөйләшеп, биш вакыт намаз уку әмерен мөселманнарына алып кайта. Шул мөбәрәк вакытка туры китереп Фәләстыйн мохтариятенең (автономиясенең) хөкүмәте Фәләстыйн җирлегенең аянычлы хәләтенә багышлап 8-нче тапкыр халыкара мөселман конференциясен үткәрде. Россия делегациясе эчендә Мәскәү Диния Нәзәрәте рәисе Илдар хәзрәт Аляутдинов, Зиннәт хәзрәт Садыков, Чечня республикасының делегатлары да булган. Фәләстыйнга килеп җиткәч алар Украина һәм Черногория мөфтиләре белән бергә йөргәннәр. Халыкара конференциясенең төп чаралары Әл-Хәлил (Хеврон) шәһәрендә үткәрелде. Шушы сәфәр барышында хөрмәтле рәисебез Зиннәт хәзрәт күп истәлекле урыннарны зиярәт кыла алды. Алар арасында: Әл-Хәлилдә урнашкан Ибраһим галәйһиссәләмнең мәчете, Мәсҗид әл-Әкса, Фәләстыйн мохтариятенең элекке лидеры Ясир Арафатның кабере һ.б.
Мигъраҗ кичәсендә Пәйгамбәребез Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вәсәлләм)гә намаз уку боерылды, шул вакыттан алып һәрбер мөселман көненә биш вакыт намаз укырга тиеш булды. Башта намаз укыганда мөселманнар Кәгъбәгә түгел, Мәсҗид әл-Әксага карап укыйлар иде. Бу да шушы мәчетнең олы дәрәҗәсенә ишарәт булып тора. Зиннәт хәзрәт әйтүенчә Әл-Кудс (Иерусалим) шәһәрендә урнашкан Мәсҗид әл-Әксага килеп кергәч, алар бу мәчетнең имамы белән танышып киттеләр. Мәчет имамы Зиннәт хәзрәтнең ерак Себер ягыннан килгәнен белгәч, бик гаҗәпләнеп, сөенеп китте. “Анда да мөселманнарыбыз бармыни?!”- дип хәзрәтебезне кочаклап шатлыгыннан нишләргә дә белмәде. Мондый күңелле очрашулар күп булган икән.
Әл-Хәлилдә Ибраһим галәйһиссәләмнең мәчете урнашкан, шунда ул үзе, аның баласы Исхак, оныгы Ягъкуб һәм аның өч хатыны күмелгән. Ибраһим галәйһиссәләмнең “Нәбиләр атасы”, “Аллаһның сөеклесе” дигән исемнәре бар. Алда әйтеп киткән өч пәйгамбәр дә мөселманнар, яһүдиләр һәм насаралар тарафыннан таныла. Бу сәбәпле Ибраһим галәйһиссәләмнең мәчете, өч дин әһелләре өчен зиярәт кылу урыны булып тора. Бу шәһәрдә иминлек булмау аркасында һәм шул мәчет эчендә берничә тапкыр каты терракт оештырылганга күрә, мәчет территориясен Израил гаскәриләре үз контроль астында тота. Мәчет бинасының яртысы мәчет итеп икенчесе синагога итеп кулланыла. Зиннәт хәзрәт әйтүенчә пәйгамбәрләр кабере янына килсәң, хуш ис аңкап торганын тоясың, ләкин шул исне бөтен кеше сизә алмый икән.
Фәләстыйн мохтариятенең башкаласы булган Рамалла шәһәрендә Ясир Арафатның мавзолее урнашкан. Фәләстыйнга килгән бөтен рәсми кунакларны монда алып киләләр. Россияга чит илдән делегация килсә, аларны Мәскәүдәге билгесез солдат каберенең монументына алып килеп, чәчәк куйдыралар, Фәләстыйндә исә Россиядән килгән кунакларны монда алып килделәр.
Бу мавзолей Рамалла шәһәренең төньягында, Мукатта дип аталган комплекс эчендә урнашкан, бу комплекста Фәләстыйн администрациясенең хөкүмәт биналары тора. Мохтариятнең хәзерге президенты Әбү Мазеннең резиденциясе дә монда.
Рамалла бик борыңгы, 300 мең еллык тарихка ия булган шәһәр. Фәләстыйнның авыр хәленә карамастан, Рамалла мохтариятнең иң чиста һәм иң бай шәһәр булып санала, бу шәһәрнең борыңгылыгы чит ил туристларны үзенә җәлеп итә.
Фәләстыйн мохтариятенең вәкилләре, Россия һәм башка илләрдән килгән дин кардәшләрен бик җылы итеп каршы алганнар, шәһәрләр буйлап йөртеп, изге урыннарда йөрткәннәр. Зиннәт хәзрәт бу сәфәрдә Фәләстыйнда яшәгән диндәшләребезнең яшәеше, тормышы белән таныша алды. Аның фикеренчә күп еллар буе бара торган сугышка карамастан андагы халык бик кунакчыл, сабыр, алар үз дини һәм милли йолаларны онытмый саклап баралар.
“Анда барып кайтуыбыз бик әйбәт булган. Шул изге җирләрдә булып кайтуыма мин бик шатмын. Ул минем өчен Аллаһ Тәгаләдән бирелгән нигъмәт, бүләк дип уйлыйм”- диде Зиннәт хәзрәт.