Изге Рабигүл әүвәл (мәүлид) ае башланды. Бу айда дөньяга сөекле Пәйгамбәребез, Аллаһның хәбибе – яраткан колы Мөхәммәд салләллаһу гәләйһи вә сәлләм туган. Шуңа да бу көннәрне мөселман өммәте дулкынлану белән каршы ала, мәҗлесләр үткәрә, салаватлар әйтә. Шул ук вакытта, арабызда Мәүлид көнен аерып билгеләп үтәргә ярамый, бу дингә яңалык кертү, дип исәпләүчеләр дә бар.
Һәр эшнең нияттән чыгып бәяләнгәнен истә тотып, «Интертат» Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе, Казанның Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабировтан Мәүлид ае, аның фазыйләтләре, бу темага каршылыклы фикерләрнең нидән тууы турында сорашты.
“Мәүлид”нең асылы һәм бераз тарих
«Мәүлид» сүзе туу дип тәрҗемә ителә. Мәүлид көне – рабигүл әүвәл аеның уникенче көне. Ул көнне Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу гәләйһи вә сәлләм туган. Аның бу дөньяга килүе – Аллаһның олуг бүләге.
Рабигуль-әүвәл аенда мөселманнар күркәм мәҗлесләрдә җыелып, Пәйгамбәребез с.г.в.нең яшәү рәвеше, әхлагы турындагы аять-хәдисләрне укыйлар, салаватлар әйтәләр, догалар кылалар.
Мәүлидне (Пәйгамбәребез с.г.в.нең туган көненә багышланган мәҗлес) беренче тапкыр XII–XIII гасырларда Ирбил шәһәрендә үткәрә башлаганнар. Шул шәһәрнең ихласлы хакиме Малик Мөзәффәр Әбү Сәгид Күкбури Пәйгамбәребез с.г.в.нең бик сөйгән һәм аның шәфәгатен өмет итеп, касыйдәләрне (Пәйгамбәребез турындагы поэмаларны) укыр өчен диндар галимнәрне үзе янына җыйган. Шулай итеп, Мәүлидкә нигез салган. Касыйдәләрне гарәп һәм үз телләрендә укыйлар. Мәүлид мәҗлесләрендә төрле ризыкларлар әзерләнә, мохтаҗларга, ятимнәргә сәдакалар, киемнәр бирелә.
Мәүлид бәйрәмен билгеләп үтү дөресме?
Әйе, моның дөреслегенә дәлилләр бик күп. Мәүлид ул – дин галимнәре хуплаган гамәл. Кайбер кешеләр, Коръәнне һәм хәдисләрне дөрес аңлатмыйча, Мәүлидне уздыру куркыныч бидгать, чөнки Аллаһның расүле с.г.в. һәм аның сәхабәләре заманында Мәүлид бәйрәме бер дә үткәрелмәгән, дип әйтәләр. Әлеге фикер дөреслеккә туры килми.
Бүгенге көндә Мәүлидне бәйрәм итү гадәтләре кайтарыла башлады. Авылларда гына түгел, шәһәрләрдә дә Мәүлидләрне уздыралар. Күпчелек галимнәрнең фикеренчә, Мәүлид яхшы бидгать (бидгә хәсәнә) булып санала. Бу турыда: «Мәүлид уку – бик яхшы һәм файдалы Ислам гадәте. Аңарда – мөэминнәр арасындагы аралашу, аларның иманы өчен ышандыргыч дәрес, кешеләр йөрәгендә Аллаһка һәм Аның соңгы илчесе Мөхәммәд галәйһиссәламгә карата мәхәббәт уяту», — дигәннәр.
Мөхтәрәм җәмәгать! Шуны онытмыйк! Әгәр без сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең сөннәтенә иярсәк, аның тормышыннан үрнәк алып яшәсәк, инша Аллаһ, Раббыбызның рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешербез, ике дөньяда да бәхетле булырбыз. Аллаһы Тәгалә әйтә:
قُلْ إِن كُنتُمْ تُحِبُّونَ اللّهَ فَاتَّبِعُونِي يُحْبِبْكُمُ اللّهُ
وَيَغْفِرْ لَكُمْ ذُنُوبَكُمْ وَاللّهُ غَفُورٌ رَّحِيمٌ
“Ий Мөхәммәд галәйһиссәләм, әйт: «Әгәр Аллаһны сөяр булсагыз, миңа иярегез, иярсәгез Аллаһ сезне сөяр һәм гөнаһларыгызны ярлыкар», – дигән (“Гыймран” сүрәсе, 31нче аят).
«Кем миңа бер салават әйтсә, Аллаһ аңа ун салават әйтер…”
Салават – ул Пәйгамбәребезгә Аллаһның рәхмәтен һәм бәрәкәтен теләү, ягъни аның өчен дога кылу. Салават әйтү – Аллаһның әмере.
إِنَّ اللَّهَ وَمَلَائِكَتَهُ يُصَلُّونَ عَلَى النَّبِيِّ
يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا صَلُّوا عَلَيْهِ وَسَلِّمُوا تَسْلِيمًا
«Шик юктыр ки, Аллаһ та, фәрештәләре дә Пәйгамбәргә күп салаватлар әйтәләр. Әй, иман китергән адәмнәр, сез дә аңа салават әйтегез һәм сәламнәр күндерегез” (“Әхзаб” сүрәсе, 56 аять).
Пәйгамбәребез с.г.в. салават әйтүнең фазыйләтләре турында болай дигән: «Кем миңа бер салават әйтсә, Аллаһ аңа ун салават әйтер, аның ун хатасын гафу итәр һәм ун дәрәҗәгә ирештерер» (Насаи).
Түбәндәге салаватларны әйтергә мөмкин:
Йә, Аллаһ! Башка җаннар арасында рухи җитәкчебез Мөхәммәднең җанына рәхмәтеңне иңдерсәң иде, башка тәннәр арасында рухи җитәкчебез Мөхәммәднең тәненә рәхмәтеңне иңдерсәң иде, башка каберләр арасында рухи җитәкчебез Мөхәммәднең, аның гаилә әгъзалары һәм сахабәләре каберләренә рәхмәтеңне иңдерсәң иде.
Йә, Аллаһ! Беренче көннәрдән соңгы көннәргә кадәр һәм фәрештәләр арасындагы Бөек Җыелышта, Кыямәт Көненә кадәр Мөхәммәдкә рәхмәтеңне иңдерсәң иде!
Йә, Аллаһ! Мөхәммәдкә һәм аның гаилә әгъзаларына рәхмәтеңне иңдерсәң иде. Мине Сиңа илтүче туры юлга бастырсаң иде. Миңа бәрәкәтеңне насыйп итсәң иде. Мине рәхмәтең һәм шәфәгатең белән бүләкләсәң иде.
Йә, Аллаһ! Яралткан җаннарыңның иң яхшысына, рухи җитәкчебез һәм яклаучыбыз булган, яза белмәгән Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә, аның гаиләсе әгъзаларына һәм сахабәләренә Үзеңә генә билгеле булган микъдарда, Син иңдергән сүзләр санынча, Сине истә тотучыларның Сине искә алган вакыты һәм Сине онытучыларның Сиңа битараф булган вакытлары кадәр рәхмәтеңне иңдерсәң иде.
Йә, Раббым! Яралтканнарың арасыннан иң яхшысына, Үзеңнең яраткан җаныңа һәрвакыт, өзлексез фатихаңны һәм сәламеңне иңдерсәң иде.
Татарча Мәүлидләр язу — электән килгән гадәт
Фәнни әдәбиятта Пәйгамбәребез с.г.в. турындагы беренче шигъри әсәрләрне (мәүлиден-нәби) төрки шагыйрьләр иҗат иткән дип санала. Рәсәй мөселманнары арасында төрек шагыйре Сөләйман Чәләбинең Мөхәммәд с.г.в.гә багышланган “Вәсиләтүн-нәҗәт” исемле поэмасы (1409 ел) халык арасында киң таралган булган. Әлеге поэма 1917 елга кадәр Казанда 6 тапкыр нәшер ителгән. Татар телендә дә мәүлидләр язылган. Бу әсәрләрне шагыйрьләр генә түгел, ә мәдрәсәдәге остаз һәм шәкертләр дә иҗат иткән. Мәсәлән, Казанда 1861 елда “Мәүлиден-нәби” (Хәзрәти расүлнең дөньяга килгәнен һәм дөньядан күчкәнен бәян иткән мөбәрәк китаптыр) дип исемләнгән шигъри әсәр бастырылган. Бу әсәрләрне бик матур итеп көйләп укыганнар. ХХ гасыр башында татар телендә иҗат ителгән мәүлид касыйдәсендә шундый юллар бар:
Укылырса Мәүлиддә махсус касыйдә һәр заман,
Ул рәсүлнең рухы хуш-нуд булачактыр бел, фәлән.
Автор: Энҗе НОГМАНОВА әзерләде
Фото: Солтан Исхаков
Источник: https://intertat.tatar