Пятница 29 марта 2024 г.
Фаджр
03:55
Восход
06:14
Зухр
12:46
Аср
17:01
Магриб
19:11
Иша
21:04
Вконтакте Одноклассники Youtube

Поздравление председателя Духовного управления мусульман Тюменской области Зиннат-хазрат Садыкова с праздником Курбан-Байрам на татарском языке

Поздравление председателя Духовного управления мусульман Тюменской области Зиннат-хазрат Садыкова с праздником Курбан-Байрам на татарском языке
12 Сентября 2016 года

Бисмилләхир рахмәнир рахим

Мөхтәрәм милләттәшләр!

Әссәләмугаләйкүм вә рахмәтуллахи вә бәрәкәтүх!

Бәрәкәтле Корбан бәйрәме уңаеннан минем йөрәк түреннән чыккан иң мөкатдәс котлауларымны кабул итүегезне үтенәм. Бу гүзәл көннәрдә без шушы мөбарәк бәйрәмне күңелләребездәге зур рухлану хисләре белән каршылыйбыз. Корбан гаете безнең күз алдына игелеклелек һәм ярдәмләшү үрнәге буларак килеп баса, Аллаһы Тәгаләнең безгә күрсәткән рәхмәте һәм изге гамәлләр хакында искә төшерә.

Бу изге бәйрәмдә Аллаһы Тәгалә барчабызга, барлык гаиләләребезгә, бөтен җәмгыяткә Үзенең бетмәс нигъмәтләрен, тынычлык, бәхет-сәгадәт, сәламәтлек-иминлекләрен, шулай ук, туганлык җепләрен һәм рухи кыйммәтләрне ныгытуга ярдәмен иңдерсә иде!

Безнең күпмилләтле Ватаныбызның иҗади хезмәте, чәчәк атуы юлында барлык тырышлыкларыбызны Раббыбыз бәрәкәтле һәм дәвамлы итсен!

Төмән өлкәсенең Үзәкләшкән мөселманнар Диния нәзәрәте рәисе
Зиннәт хәзрәт Сәдыйков

Фотогалерея


Поделится публикацией
ВКонтакт Facebook Google Plus Одноклассники Twitter Livejournal Liveinternet Mail.Ru

Возврат к списку