Хөрмәтле Синор хәзрәт!
Сезне Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән туган көнегез белән тәбрик итәм. Сезнең тирән тормыш тәҗрибәгез, ихласлыгыгыз һәм кешелеклелегез яшь буыннар өчен өлге булып тора. Сезнең тормыш юлыгыз эшчән, сабыр, чыдамлы, авырлыклар алдында баш имәгән горур халкыбызның барлык күркәм сыйфатларын чагылдыра.
Халык, ил, ватан исеменә багышлап башкарган хезмәтләрегез өчен, бүгенге көннең матурлыгы, иминлеге өчен сезгә рәхмәтебезне белдерәбез. Үзегезгә ныклы саулык, саләмәтлек, балаларның игелеген күреп яшәвен теләп калабыз.
Төмән өлкәсе Диния нәзарәте рәисе,
Мөфти Зиннәт хәзрәт Садыков