Четверг 28 марта 2024 г.
Фаджр
03:59
Восход
06:17
Зухр
12:46
Аср
16:59
Магриб
19:09
Иша
21:01
Вконтакте Одноклассники Youtube

Төмән өлкәсе Мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыковның Корбан бәйрәме белән котлавы

Төмән өлкәсе Мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыковның Корбан бәйрәме белән котлавы
20 Августа 2018 года

Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ!
Мөхтәрәм дин кардәшләр!

Төмән өлкәсе мөселманнары Диния Нәзәрәте исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән төбәгебездә яшәүче мөселманнарны һәм барча кешеләрне , һәр мөселман кешесе тарафыннан түземсезлек белән көтелә торган һәм һәр мөселман өчен әһәмиятле булган Корбан бәйрәме белән ихлас күңелдән котлыйм.

Корбан бәйрәме – ул барлык мөселманнар өчен әхлак дәресе. Ислам әхлагы исә, илебезнең җәмгыятен берләштерергә ярдәм итә, үсеп килүче буынның күңелләренә, халкыбызга хас булган һәм гасырлар буе ата-бабаларыбыз саклап килгән гадәтләрне аңлавын сеңдереп тора.

Себер җирендә гомер буе төрле халыклар яшәгән, мөселманнар ул халыкларның күпчелеген тәшкил итеп, башкалар белән дус һәм бик тату яшәгәннәр. Безнең дус-татулыгыбыз башкалар өчен иң күркәм үрнәк булып торганы көн кебек ачык. Халыклар арасындагы мондый гүзәл мөгамәләләр, уртак Ванабызда яшәгән бөтен халыкларның бердәмлегенең нигезе булып тора.

Аллаһы Тәгаләнең иксез-чиксез мәрхәмәтенә барчабызга да ирешергә насыйп итсен! Олуг гает көнендә бәйрәм намазларын укырга, корбаннар чалырга, күңелләребездәге мәрхәмәт, куаныч-шатлык хисен тирә-юньдәгеләргә җиткерергә язсын! Гаиләләребез нык, өйләребез нурлы булсын!

Илебезгә бәрәкәт, ил-көннәребездә тынычлык, иминлек бирсен!

Төмән өлкәсе мөфтие, Зиннәт хәзрәт Садыков

Фотогалерея


Поделится публикацией
ВКонтакт Facebook Google Plus Одноклассники Twitter Livejournal Liveinternet Mail.Ru

Возврат к списку


Материалы по теме