Пятница 29 марта 2024 г.
Фаджр
03:55
Восход
06:14
Зухр
12:46
Аср
17:01
Магриб
19:11
Иша
21:04
Вконтакте Одноклассники Youtube

Төмән өлкәсе Мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыковның Ураза бәйрәме белән котлавы

Төмән өлкәсе Мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыковның Ураза бәйрәме белән котлавы
15 Июня 2018 года

Мөхтәрәм дин-мөбин кардәшләрем!

Барлык Төмән өлкәсе мөселманнарын изге ураза тәмамлану һәм мөбәрәк Ураза бәйрәме белән тәбриклим. Йөрәкләребезне сөенеч, рухи җылылык, миһербанлык һәм шәфкатьлелек белән тутыручы нурлы бәйрәм өйләребез ишекләренә яңадан шакып килде. Бу бәйрәм күңелләребезгә рәхимлек, иминлек хисләрен сеңдерә. Бу мөбәрәк көннәрдә ислам дине әһелләре арасында кардәшлек хисләре артып китә, хәйрия эшләре башкарыла. Ураза бәйрәменең якты көннәрендә кешеләр үзара аңлашуга, мәрхәмәтлелеккә, мөселман халкының хәерле гореф-гадәтләренә иярергә, яшьләрне рухи, мәдәни, әхләкый мирас буенча тәрбияләргә омтылалар.

Нурлы бәйрәм җиткәнче мөселманнар тарафыннан утызкөнлек ураза тотылды. Ураза – ул рухи камилләшү, намазлар уку, изге тыелу, нәтиҗәле хәйрия эшен башкару дәвере. Бу юнәлештә һәрберебез күп изгелекләр эшләде, изге гамәлләр кылды, һәр иманлы кешенең рухи батырлык булып саналырга хакы булган уразаны тотты.

Бәйрәм көннәрендә борыңгы буыннарның мөкатдәс дәвамчанлыгы сизелеп тора. Ул миһербанлыкны күрсәтергә дип чакыруына нигезләнгән Аллаһ Тәгаләнең кануннарын тормышка ашыруында, дин кардәшләренә булган мәххәбәтендә, мохтаҗлар хәлен аңлавында, аларга ярдәм кулын сузуында, өлкәннәргә һәм балаларга игътибар күрсәтүендә чагылыш таба. Мәчет мөнбәр-манараларыннан агылып торучы тәкъбирләр бәйрәм көннәрендә аерым бер моңга ия. Ураза бәйрәменә барган кеше өр-яңа, чиста кием кия, табыннар әзерләнә, күршеләр, туганнар, дус-ишләр, таныш-белешләр, хәтта таныш булмаганнары кунакка чакырыла. Бәйрәм табыны артында һәр кешегә урын һәм игътибар табылыр, бу безнең күркәм гадәт.

Бу көннәрдә, бөтен мохтаҗ булган кешеләргә садака, бер-берсенә бүләкләр бирергә, бер-беребездән гафу сорарга хуплана.

Ихлас күңелдән, Төмән өлкәсе мөселманнарына ныклы саулык, рухи шатлык, барлык хәерле эшләрдә уңышлар, илебезгә, һәр кеше күңеленә иминлек, тынычлык урнашуын телим. Күңелләребез миһербанлыкка, үзара аңлашуга, изгелек кылуына омтылу нуры белән тулсыннар иде. Ураза бәйрәме бөтен мөселманнарны шәфкатьле, эчке хисләрендә керсез, эшләрендә җаваплы, Ватанның чын ватанпәрвәре булырга чакыра. Истә тотыйк җәмәгать, илнең чәчәк атуы һәр кешенең изге эшләр кылуыннан, ил тормышында актив катнашуыннан тора! Юктан бар кылучы Аллаһ Тәгалә изге максатларыбызга ирешергә безгә ярдәм бирсен иде!

Төмән өлкәсе мөселманнары Диния Нәзәрәте Рәисе, Мөфти Зиннәт хәзрәт Садыков.

Фотогалерея


Поделится публикацией
ВКонтакт Facebook Google Plus Одноклассники Twitter Livejournal Liveinternet Mail.Ru

Возврат к списку


Материалы по теме