Четверг 28 марта 2024 г.
Фаджр
03:59
Восход
06:17
Зухр
12:46
Аср
16:59
Магриб
19:09
Иша
21:01
Вконтакте Одноклассники Youtube

Төмән өлкәсе мөфтиенең Мәүлид ән-Нәби бәйрәме белән котлавы

Төмән өлкәсе мөфтиенең Мәүлид ән-Нәби бәйрәме белән котлавы
29 Ноября 2017 года

Мөхтәрәм мөселман кардәшләрем,

Әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ!

Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзәрәте һәм шәхсән үз исемемнән барлык мөселманнарны Мәүлид бәйрәме белән ихластан тәбриклим!

Мәүлид – ислам диненең данын күтәрә торган төннәрнең берсе. Нәкъ шушы төндә, барлык кешелек өчен җибәрелгән соңгы пәйгамбәр Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вәсәлләм дөньяга килде. Ул 571 елының Рәбигыл әввәл аеның 12 көнендә туды. Пәйгамбәребез үз юмартлыгы, күркәм әхлагы, сабырлыгы һәм белеме белән башка үз кавемдәшләреннән аерылып торды. Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәсәлләм бөтен дөньяга соңгы изге иләһи шәригатнең пәйдә булуы турында игълан итте. Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгалә аңа Коръән Кәримен җибәреп, аның дәрәҗәсен күтәрде.

Пәйгамбәребезнең хәдисләре һәм нәсыйхәтләре безне Аллаһ кушканча яшәргә өйрәтә, мәрхәмәтле булырга һәм туры юлдан барырга чакыра. Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәсәлләмнең бу дөньяга килүе барлык җәмгыятьләр өчен рәхмәт булып тора, ул җиргә Аллаһның рәхмәте булып җибәрелде.

Мәүлид ән-Нәби бәйрәмендә мөселманнар Пәйгамбәрнең бу дөняга килүенә үз шатлыгын белдерәләр. Аллаһ Тәгалә барчабызга бәрәкәтләрен арттырып, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәсәлләмнең сөннәте буенча яшәргә насыйп итсә иде! Әмин!

Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзәрәте Рәисе,

Мөфти Зиннәт хәзрәт Садыков

Фотогалерея


Поделится публикацией
ВКонтакт Facebook Google Plus Одноклассники Twitter Livejournal Liveinternet Mail.Ru

Возврат к списку


Материалы по теме