Четверг 25 апреля 2024 г.
Фаджр
01:48
Восход
05:03
Зухр
12:39
Аср
17:41
Магриб
20:09
Иша
22:34
Вконтакте Одноклассники Youtube

Альберт абыйга 70 яшь тулды

Альберт абыйга 70 яшь тулды
15 Мая 2017 года

Бик озак еллар Шыкча авылының җирле мөселман дини оешмасын җитәкләгән Альберт абый Гильмановка 70 яшь тулды. Үткән җомга көнендә, мәчеткә йөри торган картлар һәм Төмәннән килгән олы кунаклар, аның юбилее уңаеннан оештырылган Коръән мәҗлесендә катнашканнар. Бу мәҗлесне Төмән өлкәсе мөселманнарының үзәк диния нәзәрәте рәисе Зиннәт хәзрәт Садыков үзе алып барды. Зиннәт хәзрәт Альберт абыйның авылда дини йолаларны кайтару, мәчетне торгызу, яшь буынны тәрбияләү эшенә бик зур өлеш керткәнен ассызыклап үтте. Чынлап та, Шыкча авылының мәчете бөтен Төмән районындагы авыл мәчетләре арасында иң матурларның берсе дип әйтү артык түгел. Күптән түгел, Альберт абыйның җитәкчелегендә мәчеттә ремонт үткәрелде, мәчет эчендәге диварларны ак төскә буяп куйдылар, яңа келәмнәрне җәйделәр. Хәзер Шыкчаның Аллаһ йорты тагы да матуррак һәм ямьлерәк булып китте.

Шундый олы эшләрне башкарып чыгуга без Альберт абыебызга Аллаһ Тәгаләдән исәнле-саулыкны, имнлек, тазалык телибез. Алга таба да аңа шулай итеп үзенең изге эшен алып барырга насыйп булсын.

Туган көнегез котлы булсын мөхтәрәм Альберт абый!

600.JPG

Фотогалерея


Поделится публикацией
ВКонтакт Facebook Google Plus Одноклассники Twitter Livejournal Liveinternet Mail.Ru

Возврат к списку


Материалы по теме