Четверг 28 марта 2024 г.
Фаджр
03:59
Восход
06:17
Зухр
12:46
Аср
16:59
Магриб
19:09
Иша
21:01
Вконтакте Одноклассники Youtube
Построим мечеть вместе!

Календарь событий

Зина – рухи һәм социаль фаҗига

Зина – рухи һәм социаль фаҗига

Зинага якын да бармагыз, аның сәбәпләреннән дә ерак булыгыз, чөнки ул пычрак эш вә бик яман кабахәт юлдыр” (Исра 32).

1- Нәрсә ул хәрәм?

Хәрәм - Аллаһ Тәгалә һәм аның илчесе тарафыннан, мөэминнәр өчен катгый рәвештә тыелган сүзләр һәм гамәлләр. Дин ягыннан тыелган эшләрне эшләгән мөэминнәр алар гөнаһ кылучылар. Хәрәм юлыннан сакланып йөргән кеше исә савапка ия булучы кеше ул. Дин ягыннан хәрәм булып саналган гамәлнең хәрамлыгын инкар иткән кеше көферлеккә чыга. Динебезнең тәгълиматына күрә, хәрәмнәрдән сакланып йөргән кеше Аллаһның ризалыгына ирешер, аңа җәннәт вәгъдә ителгән. Хәрәм эшләрне даими рәвештә эшләгән, тәүбә кылмыйча үлеп киткән кеше Аллаһның газабына дучар булачак, аның җәһәннәм утына эләгүе бар. Зина да динебез тарафыннан хәрәм кылынды һәм ул олы гөнаһларның берсе булып санала.

2- Зина нәрсә ул?

Зина - ир-ат белән хатын-кызның никах укытмаган килеш үз теләкләре белән җенси мөнәсәбәткә керүе. Зина эшләгән кеше гарәп телендә “зәни”- дип атала. Зина ул динебез тарафыннан тыелган иң яман гөнаһларның берсе.

Аллаһ Тәгалә исра сүрәсенең 32-нче аятендә: “Зинага якын да бармагыз, аның сәбәпләреннән дә ерак булыгыз, чөнки ул пычрак эш вә бик яман кабахәт юлдыр”-, дип зинаны хәрәм кылды һәм мөэминнәргә шушы гөнаһтан ерак булырга кушты. Зина кылу бик олы гөнаһ булганга күрә, зина эшләгән кеше ахирәт дөньясында бик күп газапларга дучар булырга мөмкин, зинадан ерагаеп торган кеше исә бик күп савапларга ия булыр, теге дөньяда җәһәннәм газабыннан котылыр. Икенче бер аяттә Аллаһ Тәгалә шулай ди: “...зина кылу кеби фәхеш эшләрнең ачык эшләнә торганнарына да, яшерен эшләнә торганнарына да якын бармагыз” (Әнгам 151). Янә бер аяттә шулай дип боера: “Әйт мөэминә хатыннарга, карарга ярамаган нәрсәдән күзләрен йомсыннар вә фәҗерләрен (җенси органнарын) зинадан сакласыннар...” (Нур 31).

3- Зинаның төрләре.

Зина бөек һәм бик авыр гөнаһ, ул үз авырлыгы белән биш төргә бүленә.

А- Мәхрәмнәр (якын туганнар) арасында кылына торган зина:

Туганлык җепләре аркасында өйләнергә һич мөмкин булмаган хатыннар белән зина кылу, ягъни ана, бертуган апа, сеңел, каенана, сөт анасы, сөт апасы. Бу зинаның Кыямәт көнендәге җаваплылыгы буенча иң авыр төре булып тора.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) бер хәдисендә шулай боера:

“Мәхрәм белән зина кылган кеше җәннәткә керә алмас” (M. Zevaid, 6/269).

Б-Сугышка киткән сугышчыларның хатыннары белән кылына торган зина:

Бу төр зинасы авырлыгы буенча икенче урында тора. Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) әйтте: “Сугышка киткән мөэминнәрнең хатыннарыннан ерак торыгыз! Чөнки сугышта булган мөэминнәрнең хатыннары, сугышка чыкмыйча тылда калган мөэмин ирләргә аналар кебек” (ягъни үз аналары кебек хәрәм) (6/258, M. S. Muslim Hn. 1094).

В- Күрше белән зина кылу:

Авырлыкның өченче дәрәҗәсендә булган зина төре - күршеләр белән зина кылу. Аллаһ рәсүленең сәхәбәләре әйттеләр: “Зина, ул Аллаһ һәм Аның илчесе тарафыннан хәрәм дип игълан ителгән гамәл һәм ул Кыямәт көненә кадәр хәрәм булып калыр. Кеше күршенең (яки иптәшнең) хатыны белән зина кылса, ул өстенә шундый гөнаһ алыр ки, ун хатын белән зина кылганнан артык булыр” (ibn Kesir, Furkan 68(3/326).

Г- Гаиләсе булган һәм карт кешеләрнең зинасы:

Дүртенче дәрәҗәдәге авырлыгына ия булган зина төре. Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) бер хәдисендә әйтә: “Өч төрле кеше бар, Аллаһ Тәгалә алар белән Кыямәт көнендә сөйләшмәс, аларга миһербанлык карашы белән карамас, гөнаһларыннан арындырмас. Алар өчен рәнжеткүче газап та бар. Болар: тәкәбберләнеп йөргән ярлылар, еш ялган сөйләгән түрәләр, өйләнгән һәм карт зиначылар” (M. Mesabih Hn. 5109).

Д- Буйдакларның зинасы:

Буйдак ирләр һәм буйдак хатыннар арасында кылына торган зина төре. Аллаһ Тәгалә әйтә: “Зина кылучы хатын вә зина кылучы ир – аларның һәр икесенә йөзәр мәртәбә сугыгыз. "Бу хөкем ирсез хатынга вә хатынсыз иргәдер". Аларны сукканда сезне шәфкать тотмасын Аллаһ динендә, әгәр Аллаһуга вә ахирәт көненә ышаныр булсагыз. Аларның ґазабына мөэминнәрдән бер җәмәгать килеп карап торсын аларга хурлык күбрәк булсын өчен” (Нур 2). Бу аяттән зинаның шушы төре дә Аллаһ алдында никадәр авыр җинаят булганын аңлашыла. Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) бер хәдисендә: “Аллаһ алдында зинадан да олы гөнаһ юк”-, дип боерды (R. Nasihin). Башка хәдистә: “Зинаны даимән кылып торучы кеше, потка табынучыга тиң”-, дип әйтте Пәйгамбәребез Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) (Haraiti). Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) кешеләр үз-үзләрен шушы яман җинаяттән сакласыннар дип, шулай итеп зина кылучы кешеләр турында кискен рәвештә сөйли иде. Аллаһ Тәгалә Фуркан сүрәсенең 68, 69 аятьләрендә шулай дип әйтә: “ Вә алар Аллаһудан башкага гыйбадәт кылмаслар һәм ахирәт өчен Аллаһудан башкадан ярдәм сорамаслар, Аллаһ үтерүне хәрам иткән кешене үтермәсләр, мәгәр үтерергә тиешле булса гына үтерерләр, вә зина да кыйлмаслар, әйтелгән шул ярамаган эшләрне берәү эшләсә, гөнаһының җәзасына ирешер. Кыямәт көнендә ана ґазаб ике өлеш бирелер, вә хур ителгән хәлдә анда мәңге калыр”. Бу аятькә игътибар белән карагыз! Аллаһ Тәгалә зина кылучыларны, ширек кылучы һәм хаксыз рәвештә кешене үтерүче белән бер аяттә искә ала. Моның белән Аллаһ Тәгалә безгә мөэминнең шундый сыйфатларга ия була алмавын күрсәтә һәм шушы гөнаһны эшләгән кешене ахирәттә авыр газап көтәчәге турында белдерә.

4- Зина аркасында ахирәт дөньясы өчен килеп чыга торган зарарлар.

Аллаһ Тәгалә әдәм баласын җир йөзенә сынау өчен җибәргән. Безгә бу сынауны уңышлы үтәр өчен, Аллаһ Тәгаләбез алдында булган коллык вазыйфаларыбызны үтәү мәҗбүри. Коллык вазыйфасын үтәү нәрсә дигән сүз ул? Ул Аллаһ Тәгалә хәрәм кылган “юлларга” кермичә, хәләл булган “юлга” юнәлү дигән сүз. Шуның белән кеше Аллаһның ризалыгына ирешә алыр. Кеше хәрәм “юлына” юнәлсә, ахирәттә хәсрәттә калучылар арасында булачак. Менә зина гөнаһы да, кешенең ахирәттәге газабына сәбәп булган гөнаһларның башында тора.

Әдәм баласының җенси ихтыяҗлары бар, аңа шушы ихтыяҗларны Аллаһ Тәгалә үзе биргән. Кеше шушы ихтыяҗларны, әлбәттә канәгатьләндерергә тиеш. Шуның өчен, Аллаһ Тәгалә кешеләргә өйләнешеп, гаилә корырга куша. Ислам динендә, башка диннәрдә шикелле ахирәт бәхетенә ирешер өчен җенси мөнәсәбәттән баш тарту юк. Киресенчә, ислам моны бер мөһим ихтыяҗ итеп таный һәм аны канәгәтьләндерү юлын да тәкъдим итә, ягъни никах укытып, гаилә кору. Әгәр дә кеше никах укытмыйча, шушы җенси ихтыяҗларын канәгәтьләндерә икән, ул сынауны үтәмәгән һәм Аллаһ Тәгаләнең ризалыгыннан ераклашкан була.

Бер көн хәзрәт Габдулла (разыяллаһу ганһу) Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вәсәлләм)дән сорады: “Әй Рәсүлүллаһ! Аллаһ алдында иң бөек гөнаһ нинди?” Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) җавап биреп: Аллаһка тиңдәш кату. Үзеңә ашарга ризык җитмәс дип балаңны үтерү. Күршенең хатыны белән зина кылу”-, дип әйтте (Buhârî, Tefsir Sure 25:2). Аллаһ рәсүле (салләллаһу галәйһи вәсәлләм)нең иң бөек гөнаһлар арасында зинаны өченче урынга куюы, аның никадәр хәтәрле гөнаһ булганын күрсәтә.

Янә башка хәдисләрдә Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) шулай ди: “Әгәр зина өчен бирелә торган газапларның яманлыгын минем кебек белгән булсагыз, әз көлеп, күп елар идегез” (Buhârî, K. Nikâh B. 107 (6/156). “Төшемдә, бәдрәфтәге нәҗәсәт кебек начар ис аңкып торган кешеләрне күрдем. Аннан соң боларның зина кылучылар икәнен белдем” (İ.Hibban).

Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) шулай ук әйтте: “Әй кешеләр! Зинадан сакланыгыз! Чөнки зинаның алты төрле нәтиҗәсе бар. Аларның өчесе бу дөньяда күренер, өчесе ахирәттә. Бу дөньяда зиначы кешенең йөзе үз гүзәллеген һәм нурын югалтыр, бөлгенлеккә төшүе һәм гомернең кыскаруы бар. Ахирәттә исә: Аллаһ Тәгалә зиначыга ачуланыр, хисап алуы бик авыр булыр, (зинаны хәләл гамәл дип санаган булса) мәңгелеккә җәһәннәмдә калыр” (Kurtûbî 12/167).

Табаридән риваять ителә: “Зина кылучының йөзе җәһәннәм утында янар”. Башка хәдистә: “Җиде кат күк һәм җиде кат җир, карт зиначыларны туктаусыз ләгънәт кылып торалар”- дип әйтелә (Bezzar). Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) әйтте: “Зина кылучыларның гаурәтләреннән чыккан исеннән бөтен җәһәннәм халкы интегер” (Bezzar). Менә шундый яманлыклар көтә ахирәттә зина кылучыларны.

5- Зинаның социаль зарарлары.

Зина аркасында кеше теге дөньяда күп мәшәкәтьләргә дучар булыр, ләкин бу гөнаһның социаль һәм биологик зарарлары да әз түгел. Алар Пәйгамбәребезнең хәдисләре һәм хәзерге медицина тарафыннан исбатлана. Шуларны җентекләп карап чыгуыбыз кирәк.

Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вәсәлләм)нең зина аркасында җәмгыяттә килеп чыккан зарарлары турындагы хәдисләр:

Фәхишә хатыннар күбәеп, зина җәмгыяттә киң таралса, халык, моңарчы күренмәгән йогышлы авырулар тәэсирендә калыр” (Beyhaki). Чынлап та шулай, зина бик күп төрле венерик чирләренең сәбәбе булып тора, шулар арасында иң куркынычы ул СПИД дип аталган чир. Ел саен дөньяда СПИД аркасында 2 миллионга якын кеше үлә. Менә бит! Аллаһ Тәгалә зинаны юкка гына хәрәм кылмаган бит.

Зина ярлылыкка юл ачар” (Beyhaki).

Зина кылмагыз! Югыйсә хатыннарыгызның сезне җәлеп итә торган гүзәллеге һәм мәхәббәте юк булыр, арагызда суыклык килеп туар (хатын белән ирнең аралары бозылыр)” (Beyhaki).

Бер җирдә зина һәм риба (процент) күбәйсә, ул җирдә яшәгән халык бәләгә дучар булыр” (Hakim).

Зина кылучысы, шул ук нәрсәгә юлыгыр”, ягъни кеше зина кылып йөри, аннары аның хатыны яки кызы шулай ук ят ирләр белән зина кылып йөрер (İ. Neccar).

Менә күрдегезме?! Ахирәттә генә түгел, бу дөньяда да шушы пычраклыкның никадәр күп бәләсе бар!

Зина гаиләләрне тарката. Нәфрәтнең, талашуның һәм ир белән хатынның аерылышуның сәбәбе дә шул хәрәм. Зинадан туган балалар күп очракта берсенә дә кирәкми булып чыга, зиначы хатыннар аларны урамга куып чыгара яки балалар йортына тапшыра, алар шунда ата-ананың шәфкәтеннән мәхрүм калып үсәләр. Күп балаларны аналар ирсез үзләре тәрбияли. Мондый балалар үз әтиләрен белми үсәләр, үскәч әниләрен дә тыңламый башлыйлар, теләсә ничек яшиләр, күпләр наркоманиягә яки алкоголизмга бирелеп китәләр. Бу нәрсә җәмгыять һәм дәүләт өчен олы бер фаҗига.

Аеруча бик мөһим нокталарыннан берсе, ул никахсыз мөнәсәбәтләренең күбесе мәхәббәт хисенә нигезләнмәгән, бары тик хайван кебек үз шәһвәтләрен канәгатьләндерү теләге белән эшләнә. Күп цивилизациялы илләрдә, шул ук Аурупа илләрендә дә фәхишә хатыннар, хайваннар базарында шикелле этләр урынына сатыла. Аллаһ Тәгалә кешене (ирне дә, хатынны да) зур ихтирам белән бар кылып, аны башка мәхлүклардан югары дәрәҗәгә күтәрде, ә кеше хәзерге вакытта үз-үзен хайваннан да түбән дәрәҗәгә төшерә. Әле шушы гөнаһны бөтен телеканаллардан, сәхнәләрдән, интернеттан пропагандировать итеп күрсәтәләр. Күрәсең, үсеп барган яшь буынны махсус итеп бозалар, алар үзләрен “кеше” дип санамасын, үзләрен хайван кебек тойсыннардыр дип.

Зина күп гаиләләрнең таркалуына сәбәп булганга күрә аны дәүләт дәрәҗәсендә җинаять дип танырга урынлы булыр иде. Ул чын җинаять, чөнки күп очраклар була бит, ире өенә кайтып, анда үз хатынын башкасы белән булганын күреп, ачуланып икесен дә кыйнап җибәрергә мөмкин, хәтта үтереп тә куя ала.

Шуны онытмау кирәк, җәмәгат! Җәмгыять гаиләләрдән тора, гаилә ирдән, хатыннан һәм балалардан тора. Ныклы, тулы гаиләләр булмау, җәмгыятьнең нигезсез булуына һәм зәгыйфьләнүенә китерә. Ислам дине гаиләне тарката торган һәр гамәлне тыйды, зина гына түгел, ялган һәм яла ягу шулай ук тыелган һәм олы гөнаһлар булып санала.

Зина әхләкне юк итә. Ул җәмгыяттә ыгы-зыгыш, бер-берсен күралмау һәм җинаятьләргә китерә.

Әлбәттә, җәмгыятебезне зәгыйфьләндерә торган факторлар бик күп, ләкин зина шул факторларның алдынгы сафында тора дип әйтергә мөмкин.

(Дәвамы бар).

Нәфыйков Динар.


Поделится публикацией
ВКонтакт Facebook Google Plus Одноклассники Twitter Livejournal Liveinternet Mail.Ru

Возврат к списку


Материалы по теме