Четверг 28 марта 2024 г.
Фаджр
03:59
Восход
06:17
Зухр
12:46
Аср
16:59
Магриб
19:09
Иша
21:01
Вконтакте Одноклассники Youtube
Построим мечеть вместе!

Календарь событий

Зәкәт түләмәүнең гөнаһы

Зәкәт түләмәүнең гөнаһы

Аллаһ Тәгалә Тәүбә сүрәсендә әйтә:

“Ий мөэминнәр! Белегез, яһүд вә насара галимнәренең күбрәге батыл юл белән кешеләр малын ашыйлар һәм кешеләрне Аллаһ юлыннан, ягъни ислам диненнән тыялар. Янә бар шундый кешеләр алтын вә көмешне җыеп асырарлар, Аллаһ юлына һич тә бирмәсләр, аларга рәнҗеткүче ґазаб булачагы белән хәбәр бир.

Кыямәт көнендә җыйган ул алтын-көмешләре җәһәннәм утында кыздырылып маңгайларына, вә кабыргаларына, вә аркаларына басылыр һәм әйтелер: болар дөньяда вакытта үзегез өчен асыраган алтын вә көмешләрегез. Инде саранлык белән җыеп саклаган малыгызның ґазабын татыгыз”.

Мондый кешеләр яһүдләр, насаралар арасында булган кебек мөселманнар арасында да бар. Алар байлыкны җыя, аннан зәкәт чыгару юк. Бу аяттә шундый мөселманнарны ришвәт гөнаһына баткан әһлүл-китаплар белән чагыштыру, зәкәт түләмәүнең ни кадәр олы гөнаһ булганына ишарәт.

Алар бу байлыкны тәккәберлек йөзеннән, тәмле ризык ашар өчен, бай киемнәр киер өчен җыйганнар. Кыямәт көнендә исә зәкәт түләмәгәне өчен алтынныр һәм көмешләр саранның тәненә басылыр. Алар байлыкны җыеп рәхәтлеккә омтылганнар, ләкин ул рәхәтлек газапка, кайгы – хәсрәткә әверелде. “Казый Бәйдәви” тәфсире (Тәүбә; 34-35).

Әбү һурайрадан Пәйгамбәребез Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вәсәлләм)нең сүзләре риваят ителә: “Аллаһ Тәгалә тарафыннан бирелгән байлыктан зәкәтне түләмәгән кешенең байлыгы, Кыямәт көнендә шома еланга әйләнер”. Ул еланның башы агуның күп булганга күрә тәңкәсезсез булыр, күзләр өстендә ике кара тап булыр.

“Шул елан саранның муенын чорнап алып, җәфалап торып: “Мин – дөньяда чакта җыелган байлыгың, миңа зәкәт бер дә тимәде”, - дип ысылдап әйтер. Икенче хәдистә Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вәсәлләм)нең шундый сүзләр китерелә: “Кем дә кем Аллаһның рәхмәте белән байлыкка ирешеп, аннан зәкәт түләмәсә, Кыямәт көнендә ул байлык, җәһәннәм ялкынында кыздырылган утлы яфракларга әверелеп китәр, шулар, байлык иясенең тәненә басылыр”. Бу газап Кыямәт көне тәмамланганчыга хәтле дәвам итәр, аннан соң кешеләр, аларны җәннәткә яки җәһәннәмгә илтүче юлын күрерләр. “Саранның маңгае, кабыргалары, аркасы суынып китәргә дә өлгермәс, шул урыннарга тагын да утлы яфраклар салыныр. Бәндә көне буе шул газаптан интегеп торыр, ә теге дөньядагы бер көн безнең дөньядагы бер мең елга тиң”.

Дөреслектә, Аллаһ Тәгалә үз китабында намаз белән зәкәтне берләштереп куйды. “Намаз укыгыз һәм зәкәт түләгез”,- дип әйтелә изге Коръән Кәримендә. Ни өчен шулай иткән икән Ходаебыз Аллаһ Тәгалә?! Аның сәбәбе шундый, намаз ул Аллаһның хакы, зәкәт -Аллаһның бәндәләренең хакы. Мөселманга Аллаһның шушы ике әмерен дә үтәргә кирәк, чөнки алар калган бөтен изгелекләренең нигезе булып тора. Намаз ул тән гыйбәдәте, зәкәт мал гыйбәдәте булып тора.

Аллаһ Тәгалә әйтә: “Намаз укыгыз һәм зәкәт түләгез”. Намаз укып та зәкәт түләмәгәннең намазы кабул булмас.

Аллаһ Тәгалә әйтә: “Аллаһка буйсыныгыз һәм Аның рәсүленә буйсыныгыз”. Аллаһка буйсынып та пәйгамбәргә буйсынмаганның, Аллаһка булган итагат кабул булмас.

Аллаһ Тәгалә әйтә: “Миңа шөкранә кыл һәм әти әниеңә дә рәхмәтле бул”. Аллаһка шөкранә кылып та, әти әнигә рәхмәтле булмаганның шөкранәсе кабул булмас.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) бер хәдистә шулай дип әйтә: “Биш бурычны үтәмәгән кешене Аллаһ Тәгалә биш нигъмәттән мәхрүм итәр: 1) Үз байлыгыннан зәкәт чыгармаган кеше, шул байлыгын Аллаһ Тәгаләнең саклавыннан мәхрүм итәр, Аллаһ Тәгалә аның байлыгын афәтләрдән сакламас; 2) үстереп алган уңыштан гошер бирмәсә, үз хезмәтен Аллаһның рәхмәтеннән мәхрүм итәр; 3) башкаларга булышмаган кешене Аллаһ Тәгалә сәләмәтлектән мәхрүм калдырыр; 4) башкалар өчен дога кылмаган кешенең үзе өчен кылынган дога җавапсыз калыр; 5) мәчеткә барып җәмәгат белән намаз укымаган кешенең иманы керсезлеген һәм камиллеген югалтыр”.

Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) әйтте: “Байлыгыгызны зәкәт белән саклагыз, авыруларыгызны сәдака белән дәвалагыз, афәтләрне ялвару һәм дога белән каршылагыз”. Дөрес әйтә Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вәсәлләм)! Әл – Хәсән риваят итә: “Пәйгамбәр (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) шушы сүзләрне сәхәбәләргә әйткән чакта, алар яныннан бер насара кешесе үтеп бара иде, шул сүзләрне ишетеп шунда ук зәкәтне барып түләп куйды. Шул вакытта аның белән бергә сәүдә итүче иптәше уртак булган товарлар белән Мисыр илендә булган иде. Насара кешесе үз эченнән уйлап куйды: “Мөхәммәд дөреслекне сөйләсә аның дөреслеге исбат ителер. Иптәшем кулында булган малым урланмый, юкка чыкмый калса, Мөхәммәднең динен кабул итәрмен, әгәр дә ул ялган сөйләгән икән, кылычымны алып башын чабып куям”, - дигән. Мәдинәгә кайтучы кәрваннан хәбәр ирешә моңа, бурлар һөҗүм итеп кәрванда булган бөтен малларны урлап алып киткәннәр икән. Насара кешесе кылычын алып Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вәсәлләм)не үтерергә киткән, ләкин юлда барган чакта иптәшеннән хәбәр килде, иптәше кәрванның иң азагында барган икән шуның сәбәпле үзе дә, малы да бернинди зыян күрмәгән икән. Бу хәбәрне ишеткәч, насара кешесе Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) чын пәйгамбәр икәнен аңлап, шунда ук аның янына барып: “Әй Аллаһның илчесе! Миңа динең турында сөйлә”, - дип әйтте. Ул Аллаһ Тәгаләгә иман китереп, ислам динен кабул итте.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) әйтте: “Кыямәт көне җиткәч җәһәннәмнән чаян нәселеннән булган Хәриш (кырык аяклы корт) чыгар. Аның озынлыгы күк белән җир арасы шикелле, калынлыгы көнчыгыш белән көнбатыш арасына тиң. Җәбраил (галәйһиссәләм): “Әй Хәриш, син кая барасың?”, - дип сораячак. Тегесе: “Мәхшәр мәйдәнына”, - дип җавап бирер. “Кемне анда эзләп йөрисең”? – “Биш кешене. Намаз укымаганны, зәкәт түләмәгәнне, әти – әнигә буйсынмаганны, хәмер эчкәнне, мәчеттә дөнья сүзен сөйләп утырганны”, - дип әйтәчәк Хәриш. Аллаһ Тәгалә “Җеннәр” сүрәсенең 18 аятендә шулай дип әйтә: “Тәхкыйк мәсҗидләр Аллаһуга гыйбадәт кылу өчендер, шулай булгач, мәсҗидләрдә Аллаһудан башкага гыйбадәт кылмагыз һәм кәферләргә дога кылмагыз, вә бидеґәт гамәлләрне эшләмәгез!”

Әбү Дәрдә әйтте: “Мине биек сарай түбәсеннән төшереп җибәрсәләр һәм мин егылып үлеп китсәм, бу минем өчен бай кеше белән бергә утыруга караганда күпкә фәзыйләтьлерәк, өстенрәк, чөнки мин Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вәсәлләм)нең болай итеп әйткәнен ишеттем: “Мәетләр белән бергә утырмагыз”. Кешеләр аннан сорадылар: “Кемнәр соң алар? Әй Аллаһның илчесе!”. Ул: “Байлар”, - дип әйтте. Икенче хәдистә Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вәсәлләм)нең шундый сүзләр китерелә: “Миңа җәннәт күрсәтелде, анда булган халыкның күбесе – фәкыйрьләр. Миңа җәһәннәм күрсәтелде, андагы халыкның күбесе – байлар”, - дип әйтте Аллаһның илчесе. Гайшә анабыз (радыяллаһу ганһә) риваят итә, Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) әйтте: “Дөреслектә мин җәннәтне күрдем, анда фәкыйрьләрнең, мөһәҗирләрнең һәм башка мөселманнарның кискен итеп кергәннәрен күрдем, алар белән бергә байларның кергәнен күрмәдем, бары тик исән чакта җәннәткә керү хәбәре белән сөендерелгән ун кешенең бересе булган Габдеррахман бин Гауфның гына кергәнен күрдем”. Исән чакта ук җәннәткә керү хәбәре белән сөендерелгән ун сәхәбәләре шулар: Әбү Бакр, Гомәр, Госман, Гали, Талһа, Зөбәер, Габдеррахман бин Гауф, Сәгъд бин Әбү Ваккас, Сәгыйт бин Зәед һәм Әбү Гобәйдә бин әл – Җәррах, Аллаһ алардан разый булсын. Әнәс бин Мәликтән риваят ителә, Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) әйтте: “Кыямәт көнендә фәкыйрьләр байларның саранлыгыннан зарланып Аллаһка шулай дип әйтерләр: “Әй Раббыбыз! Син аларга хакыбызны фарыз кылдың, алар безне хакыбыздан мәхрүм иттеләр” – алар моны әйткән чакта байлар тирән хәсрәткә батарлар. Аллаһ Тәгалә аларга болай итеп җавап бирер: “Мин бөеклегем, олылыгым белән ант итәм, алрны Үземнән ерагайтып сезне якын итәрмен”, - дип.

Бер шәехтән ике йөз дирхәмнән күпме зәкәт түләргә кирәклеген сорадылар. Шәех: “Гади кешеләр биш дирхәм түли, без исә бөтен нәрсәне бирергә тиеш, чөнки Аллаһ Тәгалә Коръәндә шулай ди: “Без биргән байлыктан садакалар бирәләр”.

Имам әш - Шиблидән сорадылар:

- Нәрсә ул фарыз?

- Аллаһ Тәгаләне ярату - диде.

- Нәрсә ул сөннәт?

- Дөнья мәшәкәтен калдыру.

- Күпме зәкәт түләргә кирәк?

- Бөтен нәрсәне биреп куярга кирәк.

- Ике йөз дирхәмнән биш кенә дирхәм түгелме әллә?

- Ул сараннар өчен генә шулай.

- Бу мәсьәләдә имамың кем?

- Әбу Бәкр әс – Сиддыйк (радыялаһу ганһе), - дип әйтте имам әш - Шибли.

Бу имам бөтен үзенең малын Аллаһ юлында тоткан, бөтен нәрсәне биреп бетергән, үзендә өс киеме генә калган. Бер кеше аннан сораган: “Синең шуңа Коръәннән дәлилең бармы”, - диеп. Ул: “Әйе, Аллаһ Тәгалә әйтә: “Аллаһу Тәгалә мөэминнәрдән җәннәт бәрабәренә малларын вә үзләрен сатып алды”, - дип шул кешегә җавап бирде. Саткан кеше товарын биреп куярга тиеш. Мөселман малын бирсә, Аллаһ Тәгалә аңа җәннәт бирәчәк.

Аллаһ Тәгалә безне саранлык хисеннән арындырып, безгә изге мөселманнар холкын бирсә иде. Әмин.

“Вәгыйзьләр мәрҗәне” китабыннан алынды.

Мөәллиф: Госман бин Хәсән бин Әхмәд әш-Шәкир Әль Хөвәйри

Дамир хәзрәт Нәфыйков тәрҗемәсе.

Источник:  собственная информация

Поделится публикацией
ВКонтакт Facebook Google Plus Одноклассники Twitter Livejournal Liveinternet Mail.Ru

Возврат к списку