Пятница 29 марта 2024 г.
Фаджр
03:55
Восход
06:14
Зухр
12:46
Аср
17:01
Магриб
19:11
Иша
21:04
Вконтакте Одноклассники Youtube
Построим мечеть вместе!

Календарь событий

Интернетта үтә балачак

Интернетта үтә балачак

Бүгенге көндә без технология һәм техника алга киткән заманда яшибез. Кая карасаң да һәрбер баланың кулында интернетка чыгара торган телефоннар, өйләрендә кешене интернет челтәреннән чыгармый торган компьютерлар тора. Яшьләр бер берсе белән интернет аша таныша, сөйләшә, аралаша, хәтта кайберәүләр гаилә корырга да булдыра. Бу интернетның бер яктан карасаң файдасы да бар, кирәк вакытта кирәкле мәгълүмәт таба аласың, мәктәп балаларына да уңайлы, студентларга да, эшләгән кешеләргә дә. Әммә шуның белән бергә тискәре ягы турында да әйтеп китми булмый.

Иң беренче чиратта интернет ул кешеләргә мәгълүмәтне җиткерү коралы. Интернет, Америка Кушма Штатларында уйлап чыгарылган һәм 90 еллар башыннан алып бөтен дөнья буйлап киң тарала башлаган. 2000 еллар башында исә социаль челтәрләр барлыкка килә башлый. Ул челтәрләрдә теләгән кеше төрле төркемнәрне ясап җибәрә ала. Шулай итеп интернетны кулланган кеше, аның күңеленә яткан төркемгә кереп теркәлә ала. Шунда дини, музыкаль, сәяси, балалар өчен төркемнәр бар. Интернетта теләгән киноны карарга була, теләгән музыканы тыңларга була, “Ютуб” дигән челтәрендә үзен видеога төшереп, үзен дөньяга танытырга була. Ләкин моңа карамастан интернет “дөньясында” кешенең нәфесен коткаручы бик күп мәгълүмәтләр бар. Информацион продуктны җитештергән корпорациялар теләсә ничек кеше башын катыра ала, мисал өчен, якын көнчыгышта барган сугышларда, шушы информацион корал бик нык кулланыла. Аның аша бөтен дөнья мөселманнарны сугышка чыгарга чакыралар, кәферләргә каршы җиһад алып баруның өстенлеге турында сүз куерталар. Мондый пропаганда, һичшиксез, интернет хуҗаларыннан, ягъни аны ясаган кешеләр тарафыннын, Америка тарафыннан алып барыла. Сүрия җирлегенә күпләп киткән һәм андагы сугыш кырында үлеп калган күп кенә ватандашларыбыз шушы пропаганда корбаннары ул. Менә күптән түгел генә, үткән елның азагында Төмән шәһәрен тетрәндерә торган вакыйгалар булып алды. Өч унике – унөч яшьлек балалар үз – үзенә кул салып үлделәр. Ике кызчык күпкатлы йорттан сикереп үлделәр, бер малай асылынып үлде. Шул өч үлемнең сәбәбе нәрсә булган дип сорасагыз, җавап гади генә – интернет. Мескен сабыйлар “В Контакте” – дигән социаль челтәрендәге бер суицидаль төркемгә теркәлеп, андагы постларны укып, фотосурәтләрне, видеоларны карап харап булдылар. Төмәндә өч сабыкайның гомере өзелсә, Россия буйлап, бер ел эчендә мондый аянычлы вакыйгаларның саны туксанга җиткән. Моның шикелле төркемнәрне ясау, яшь, психикасы формалашып бетмәгән балакайларны суицидка этәрүче мәгълүмәтне тарату бер идеологик диверсия түгелмикән ул? Билгеле, илебез белән дустанә мөнәсәбәтен тоткан дәүләтләр бар, ләкин Россия халкын яратып бетмәгән “партнерларыбыз” юк түгел. Әнә шул “партнерларыбызның” эше түгелмикән ул? Мәктәп балалары көне – төне интернет “диңгезендә”йөзеп, компьютер уеннарын уйнап, әллә нинди холыксыз, агрессив кешегә әверелеп баралар. Дөрестән дә, компьютер экранында алар нәрсәне күрә?! Кызлар шәрә фәхишәләрне күреп үсеп, алар кебек бизәнә башлый, күкрәк, кендекне ачып, ботларны күрсәтеп йөриләр. Малайлар, компьютерда “войнушкаларны” уйнап, виртуаль дөньяда бер көн эчендә меңләгән кешене үтерә. Андагы үтерү ысуллары да әллә ничә төрле, кылыч белән суга, автоматтан да ата, бомбасын да шартлата, урамда йөргән кешеләргә һөҗүм итеп, аларны пычак белән чәнчеп үтерә. Мондый уеннар, бала күңелендә миһербанлык хисен бетерә. Ул берсен дә җәлләми, укытучыларны тыңламый, олыларга хөрмәт юк. Мондый уеннарга бирелеп уйнаган бала өчен, аның әти – әнисе үрнәк булмас, шартлатып, җимереп йөргән уен геройлары, баланың чын идеалына әверелә.

Менә шушы яшь буын үсеп килә, киләчәктә алар үз әти – әнисенә, туганнарына, үз балаларына таяныч була алырмикән? Безнең балалырыбыз илебезнең иминлеген саклаучы, аның данын куәтләүче гражданы була алырмикән?! Булсын дисәк, балаларыбызны дөрес итеп тәрбияләргә тиешбез. Без үзебез тәрбиялик, җәмәгать! Океан артында утырып, интернет аша информацион “агулы укларны” җибәрүче шәйтаннар балабызга кагылмасын! Сабыйларыбызны шул “агудан” саклап үстерү безнең бурыч!

Кызларыбыз бозылмасын өчен, егетләребез чын гаилә башлыклары булып үссеннәр өчен, безгә үзебезнең традицион булган асылыбызга кайтырга кирәк. Безнең асылыбызның үзәге – безнең изге ислам динебез. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) чын тәрбияче булды. Ул бозыклык һәм гөнаһлар диңгезенә чумып киткән халыкның иң азгын кешеләрен Аллаһның рәхмәте белән үзгәртә алды. Исламга кадәр иң яман кешеләре, Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вәсәлләм)нең динен кабул иткәч, дөньяның иң яхшы кешеләргә әйләнгәннәр. Аллаһны яраткан, Пәйгамбәр (салләллаһу галәйһи вәсәлләм)гә буйсынган, кыямәт көненә иман китергән бәндә берәр явызлык эшләячәкме? Юк, җәмәгать! Чөнки Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) бер хәдисендә шулай ди: “Кешеләр мөселманның теленнән дә аның кулдан да зыян күрмәсләр”. Менә шушы өйрәтмәләргә нигезләнеп балаларыбызны тәрбияләсәк, җәмгыятебез бик нык булачак, гаилә таркалулары, авариялар, үтерешләр һәм бүтән төрле җинаятьләр әзәеп китәр. Ислам тәрбиясе белән тәрбияләнгән бала тынычлыкка һәм иминлеккә омтылучы, әти – әнинең кадерен белүче, халыкка, үз милләтенә, үз ватанына файда китерүче, чын ватанпәрвәрлек (патриотизм) хисенә ия булган, тәртипле гражданы булып яшәячәк.

Ходай Тәгалә балаларыбызны хәзерге заманның хәвеф – хәтәреннән сакласын иде, аларга иман байлыгын, тәүфикълыгын бирсен иде, иншәАллаһ. Әмин.
Динар хәзрәт Нәфыйков
Төмән өлкәсе Диния Нәзәрәте рәисенең
Җәмгыять һәм массакүләм чаралары
белән элемтәләр буенча ярдәмче 

Источник:  собственная информация

Поделится публикацией
ВКонтакт Facebook Google Plus Одноклассники Twitter Livejournal Liveinternet Mail.Ru

Возврат к списку