Суббота 20 апреля 2024 г.
Фаджр
02:20
Восход
05:15
Зухр
12:40
Аср
17:34
Магриб
19:59
Иша
22:14
Вконтакте Одноклассники Youtube
Построим мечеть вместе!

Календарь событий

«Ураза ае рамазан»

«Ураза ае рамазан»

Рамазан аенын фазыйләтьләре. Аллаһ Тәгалә Коръән китабында әйтә: ‘شَهْرُ رَمَضَانَ آلَّذِى أُنزِلَ فِيهِ آلْقُرْءَانُ هُدًى لِّلنَّاسِ وَبَيِّنَتٍ مِّنَ آلْهُدَى وَآلْفُرْقَانِ’ - “Рамазан ае кешеләргә тугры юл күрсәтүче, ялганнан хакыйкатьне аера торган дәлилләр белән Коръән иңдерелә башлаган айдыр.” (Бакара сүрәсе 185 аят ).

Рамазан ае мәгъфират аедыр. Бу айда Аллаһ Тәгалә бөтен мәгъфират капкаларын ача. Рамазан ае мөселман халкы өчен рәхмәт аедыр. Чөнки бу айда Аллаһ Тәгалә мөэмин-мөселманнарга шул кадәр күп саваплар бирә икән, ул савапларның микъдарын, ни кадәр күп булуын Аллаһтан Үзеннән башка берсе дә белә алмый. Ай буе мөселман кешесе ураза тота, тәүбә-истигъфар кыла, начар гамәлдән тыела, шәйтанның вәсвәсәсеннән котыла, Аллаһның чын колы булып яши, рәсүлебезнең чын хакыйкый өммәт әгъзасы булып йөри. Бу айда Аллаһ йортларында тәравих намазлары укыла, мөселман калебләре Коръәннең нуры һәм бәрәкәте белән бөркенә. Алар Коръән һәм сөннәткә сарылып, хак юлын табып һидәят юлына басалар.

Рамазан ае шул кадәр гүзәл бер ай, аннан башка Коръәндә бер ай да үз исеме белән зикер ителмәгән. Рамазан дигән сүзе “кыздыра, көйдерә торган эсселек” дигән мәгънәне белдерә. Бу изге айның шулай итеп аталуның сәбәбе шул: Ай буе гыйбадәт кылып, судан, ашаудан тыелып йөргән кеше ахырда зур савапларга ирешә, саваплар күплегеннән, булган гөнаһлар янып, юк ителеп кала икән. Аның икенчесе аңлатмасы да бар: бу айда ураза тоту җәйге челлә вакытында әмер ителгән булган икән, шуңа бу айны “рамазан” ягъни “яндыручы эсселек” дип йөртә башлаганнар.

“Берегез айны күрсә уразаны тотсын.” Аллаһның шушы сүзе белән ураза фарыз кылынды.

Ни өчен Аллаһ Тәгалә нәкъ шушы айда уразаны тотарга кушкан икән? Белгәнебезчә Коръән ул Аллаһның газиз һәм шәрәфле иләһи сүз. Ул Коръәндә бөтен мәхлүкатны мәңгелек газаптан коткаручы хөкемнәр бар. Шул сүз җиргә иңгән заманы да шәрәфле булып китә. Коръән Кәрим нәкъ шушы айда иңә башлый, шуның сәбәпле рамазан изге айга әверелә һәм бу изгелеге белән башка айлардан аерылып тора.

Пәйгамбәребез (салләлаһу галәйһи вәссәлләм) әйтте: “Рамазан ае җиткәндә җәннәт капкалары ачыла, тәмуг капкалары ябыла, явыз шәйтаннар богаулана.” Бу бик бөек сүзләр, чыннан да рамазан аенда җирдән күккә мөселманнарның гыйбадәте күтәрелсә, күктән җиргә Аллаһның рәхмәтләре явып тора. “Ураза тотучылар өчен җәннәт капкалары ачыла, алар өчен җәннәт нигъмәтьләре әзерләнә”- дип хәбәр бирә безгә сөекле пәйгамбәребез. Хаттә шәйтаннар да богаулана. Чынлап та, без рамазан аенда шуны исбатлаучы бик күп галәмәтьләрне үз күзебез белән күзәтә алабыз. Күпме кардәшләребез бүтән вакытта гөнаһка батып йөрсәләр дә, каты бәгырьле булсалар да, рамазан аенда исә гөнаһлардан ераклашып калалар. Болар, рамазанда намазын да укыйлар, сәдакасын да бирәләр, ачларны тукландыралар, вәгазьләрне тыңлыйлар, тәсбих әйтәләр, Коръән уку кебек изге гамәл кылу белән мәшьгул булалар. Ай буена начарлык эшләүдән баш тарталар, һәм гомумән, бу айда начарлык эшләү әзәя.

УРАЗА

Ураза ул Аллаһка табыну максаты белән ашау-эчүдән һәм башка төрле эшләрдән билгеле бер вакытка тыелып тору.

Ураза ислам диненең биш шартының дүртенчесе булып тора, мөбәрәк рамазан аенда һәр көн ураза тоту фарыз. Ураза , һиҗрәттән соң 18 ай үткәч, шәгъбән аеның унынчы көнне, Бәдер сугышыннан бер ай алдан фарыз ителде. Ураза гарәп телендә «صَوْمٌ» (саум) дип атала. Ураза тотуның башлану вакыты “имсак”, авыз ачу “ифтар” дип атала. Ураза тотар өчен таң алдыннан торып ашала торган вакыт “сәһәр” дип атала.

Ураза, имсак вакытыннан ягъни таң аткан чагыннан алып кояш батканчыга кадәр ашау-эчүдән тыелып тору дигән мәгънәне аңлата. Шулай итеп, кеше ачлык, сусызлык нәрсә икәнен аңлый башлый. Тук кеше, ач кешенең хәлен беркайчан да аңлый алмас, аңа карата мәрхәмәтле да була алмас. Ураза, тук кешеләргә ачлыктан интеккәннәрнең ниләр кичергәннәрен аңларга булыша. Шуның белән беррәттән кеше үз нәфесенә хуҗа булырга өйрәнә. Фарыз булган уразаның тоту заманы һиҗри ел исәбе буенча билгеләнгән, шуңа ул һәр елны үткән елга караганда ун көнгә алдан килә. Шуның сәбәпле кайчакта җәйгә, кайчакта кышка туры килә. Җәй көне хасталык аркасында ураза тота алмаучы кеше, аны кыш көне каза итеп тотып чыга ала. Ураза тотарга һичбер көч булмаган бик карт кешеләр исә һәрбер ураза тотылмаган көн өчен фидия сәдакасын түләргә тиешләр.

Ислам динендә авырлык юк, ул җиңеллек дине. Сәләмәтьлекне бетереп, чирләп гыйбадәт кылу зарури түгел, ул бездән соралмый. Аллаһ Тәгалә бик юмарт, рәхимле һәм мәрхәмәтле. Тәүбә кылучыларны гафу итүче һәм рәхимле.

Ураза мөселманнарга фарыз булган кебек башка өммәтләргә дә фарыз булды. ‘يَأَيُّهَا آلَّذِينَ ءَامَنُواكُتِبَ عَلَيْكُمُ آلصِّيَامُ كَمَا كُتِبَ عَلَى آلَّذِينَ مِن قَبْلِكُمْ لَعَلَّكُمْ تَتَّقُونَ’- “Ий иман китерүчеләр! Әүвәлгеләргә ураза фарыз ителгән кебек, ураза сезгә дә фарыз булды. Бәлки сез фарыз гамәлләрне үтәп, тәкъвалык юлына басырсыз” (2:183). Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: “Дөреслектә, җәннәттә “Ар-Раййан” дигән капкалары бар, ул капкалардан Кыямәт көнендә бары тик ураза тотучылар гына үтеп керерләр, алардан башка бересе дә үтеп керә алмас” (Бухари 1895).

Исламиятнең әүвәлге елларда һәр айны өч көн һәм гашура көнендә ураза тоталар иде. Бу эш, рамазан уразасы фарыз ителгәч туктатылды. Бу көннәрдә ураза тоту һәр кешенең ихтыярына калдырылды.

Уразаның хөкеме: һәр бәлигъ, үз акылында, сәламәт булган, мосафир булмаган мөселманнарга, хатын-кызларга хәез һәм нифас хәленнән тыш ураза тоту зарури. Мөселманның хәле шушы шартларга туры килсә уразаны тота, вакытында тота алмыйча соңыннан каза итеп тотучыларга да шул ук шартлар каралган.

Күк йөзендә яңа айны күрү

Рамазан ае күктә яңа ай күренгәч башлана. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: “Аны күргәч, уразага керегез, аны күргәч уразаны тәмамлагыз, күк болытлы булса (аны күрә алмасагыз), шәгъбан аеның көннәр санын утыз көнгә җиткерегез” (Бухари; Муслим; Тирмизи; Абу Дауд).

Камәри ел исәбе буенча айның 29 көне була алган кебек, 30 көн дә була алганы билгеле. Ибн Гомәр риваят итә, Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: “Дөреслектә, без –белемсез халык, без укый да, яза да белмибез, ай исә мондый да, шундый да була ала”, ягъни ул, айның кайчакта 29 көннән, ә кайчакта 30 көннән тора алганы турында хәбәр бирә. (Бухари) Пәйгамбәребез шулай ук әйтте: “Дөреслектә, ай 29 көннән дә тора ала” (Бухари).

Яңа айны берәр шәһәрдә күрсәләр, шул шәһәр халкына бөтен дөнья мөселманнары кушылырга тиеш. Күк йөзендә яңа айны күзәтеп тору, аны күргәч дәүләт хезмәткәрләренә хәбәр итү, мөселманнарның вазыйфасы булып тора.

Әйткәнебезчә ураза таң җәелгәннән алып кояш батканчыга кадәр дәвам итә. Кеше (фаҗр садик)ка хәтле сәһәр ашауны тәмамлап куярга тиеш. Фаҗр садик ягъни хакыйкый таң, бөтен офык буена җәелеп китә, аның нуры күк йөзенең һәр ягында күренә. Хакыйкый таң (фаҗр кәзибтән) ягъни ялган таңы атып юкка чыкканнан соң 12 минут үткәч барлыкка килә, ялган таңның нурлары кылый була, килеп чыкканнан соң тагын югала һәм яңадан караңгы төшә. Ураза һәм намаз керү вакыты хакыйкый таң ату белән башлана. Пәйгамбәребез әйтте: “Биләлнең азаны да, ялган таңның атуы да сәһәр вакытындагы эшләрегезгә бердә комачауламасын, ләкин бөтен офык буена җәелеп китүче таңга игътибар итегез” (Муслим, Тирмизи). Йоклап ятканнары уянып намазга әзерләп йөрсеннәр өчен, тәхәҗҗүд намазларын укып торганнары ял итеп алсыннар өчен, Биләл хакыйкый таң атыр алдыннан беренче азанны әйтеп куя иде. Ибн Гомәр риваят итә, Пәйгамбәребез ураза вакытында шулай дип әйтте: “Төнлә Биләлнең азан әйткәнен ишетсәгез, ашау-эчүләрегезне дәвам итегез, Ибн Умм Мактум азанны әйтә башлаганчы”. (Хәдисне тапшыручысы) әйтте: “Ул сукыр иде, кешеләр: “Таң ата, таң ата!”- дип әйткәч кенә, азан әйтергә керешә иде” (Бухари; Муслим).

Каза һәм кәффәрәт

Уразаның нигезендә торучы өч төп элемент бар, ашамау, эчмәү, якынлык кылмау, кеше ураза вакытында шуларның берсен булса да эшләсә, уразасы бозыла.

Иртән уразага кереп аннары ниндидер сәбәпләр аркасында аны бозган кеше, шул көн өчен каза итеп ураза тотарга тиеш була. Рамазан аенда уразаны бозуга килгәндә, аны ничек бозганына карап, я каза гына, я каза белән кәффәрәт тиеш була.

“Каза” дигән сүзенең лексик мәгънәсе “берәр нәрсәне эшләү” дигәнне аңлата. Шәригаттә исә кеше “намаз, хаҗ, ураза” кебек гыйбадәт ләрне вакытында кыла алмаса яки башлап та бетереп куя алмаса, аларны бүтән вакытта кайтарып эшли.

“Кәффәрәт” дигән сүзенең лексик мәгънәсе “яшерү, сөртеп бетерү”дигәнне аңлата. Шәригаттә ул, кайбер кылган хаталар һәм гөнаһлар өчен, Аллаһның ярлыкавына ирешү нияте белән билгеле бер эшләрне эшләү.

Кеше бер сәбәпсез, аек акылда булып, үз ихтыяры белән Рамазан аеның уразасын бозып куйса, кәффәрәт тиеш була. Рамазаннан тыш бүтән төрле уразаларны бозганы өчен кәффәрәт таләп ителми.

1. Каза белән кәффәрәтне тиешле итә торган гамәлләр.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: “Кеше Аллаһ Тәгалә тарафыннан фарыз кылынган Рамазан аеның уразасын бозып куйса, аны ел буе каза итеп тотса да, аның савабына ирешә алмас” (Абу Дауд, Сыям, 38).

Шушы категориягә керә торган гамәлләрне ике төргә бүләргә була:

а) Якынлык кылу

Якынлык кылу уразаны боза, моның өчен каза да, кәффәрәт тә кирәк, моның белән бөтен мәзһәб галимнәре килешә.

б) Ризыкны һәм ризык төренә кергәнне кабып кую.

Шушы категориягә ризыкны ашау, эчемлекне эчү, исерткеч эчемлекләрне эчү, наркотик куллануы керә.

“Ризык” дигәне азыкларның бөтен төрләрен дә, пешкән-пешмәгәннәрне дә, чи яки киптерелгән итләрнең бөтен төрләрен дә, итле ризыкларны, яшелчә һәм фруктларны, бөртеклеләр һәм аларны эшкәртү юлы белән ясалган азыкларны үз эченә ала. Хәнәфи мәзһәбе буенча, кеше ризыкны кабып яки эчемлекне эчеп уразаны бозса, якынлык кылып бозган кешегә тиң була.

Шушындый юл белән уразаны бозган кешегә кәффәрәт тиешле була, яг ни: колны азат итү, булмаса ике камәри ай буе бер өзлексез ураза тоту, булдыра алмаса 60 мескенне ашатырга тиеш була. Мескеннәргә ризык урынына аның бәясе бәрабәренә акча бирү дә ярый. Кәффәрәт белән бергә кеше тәүбә кылырга һәм күңелдә бүтән андый гөнаһ эшләмәм диеп ныклы ният булдырырга тиеш.

60 көнлек ураза берөзлексез тотыла, бер көн тотылмый калса да кеше аны яңадан тотарга мәҗбүр була.

2. Бары тик казаны гына тиешле итә торган гамәлләр.

Аста санап киткән уразаны боза торган гамәлләр бары тик казаны гына тиешле итә, ул гамәлләр өчен кәффәрәт соралмый:

  • Ялгышып ашау, эчү.
  • Ризык булып саналмаган кәгазь, мамык һәм шуның кебек әйберләрне белә торып йотып кую. Шуның кебек әйберләрне йоту тышкы күренеше белән ризыкны йотуны хәтерләтсә дә, моның өчен бәрыбер кәффәрәт соралмый, чөнки бу гамәл туклану өчен эшләнми.
  • Авыз яки борын чайкаганда суны йоту, теш куышына куелган даруны йоту яки авыру аркасында даруны йоту
  • Иртән сәһәр вакыты әле үтмәгән диеп яки кичен ифтар вакыты инде җиткән диеп ялгышып ашау.
  • Ихтыярсыз рәвештә уразаны бозу ягъни кешене мәҗбүр итсәләр.
  • Хатын-кызларда айлык күрем башланса, ирләрдә хатын белән якынлык кылмыйча сөешү вакытында мәни чыкса.

Нәфыйков Динар


Поделится публикацией
ВКонтакт Facebook Google Plus Одноклассники Twitter Livejournal Liveinternet Mail.Ru

Возврат к списку